Минем гүзәл Татарстаным

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>

Аның бик күп истәлекле урыннары бар. ( Слайдларда Казан Кремле , Сөембикә манарасы , Үзәк стадион, Тукай һәйкәле һ. б күрсәтелә. Балалар нәрсә күргәннәрен әйтәләр. ) Балалар, музей яныннан үтеп барабыз. (Музей слайды).
Әйдәгез музейга кереп чыгабыз. Татар халык киемнәрен карыйбыз. ( Экранда калфак, камзул , читек , түбәтәй рәсемнәре. Милли киемнәр дип атала. Кемнәр кигәнен әйтү һ. б. )
Тәрбияче : Ашыйсыгыз киләме ? Кая барабыз?
Балалар : Кафе " АШ - СУ" га.
Тәрбияче : Менюны экран6да карыйбыз, нәрсәләр бар ? ( Өчпочмак , чәк- чәк. Бәлеш, кыстыбый, гөбәдия һ. б. слайдлар. Өйдә әниләрегез нинди милли ризыклар пешерә? )
Тәрбияче : Ә хәзер туп белән " Сорау - җавап" уенын уйнап алабыз.
- Без нинди республикада яшибез ?
- Республиканың башкаласы нинди шәһәр?
- Татарстан президенты кем?
- Татарстан туграсында нәрсә сүрәтләнгән?
- Безнең балалар бакчасының исеме ничек?
- Әтиеңнең исеме ничек ? һ. б .
Тәрбияче : Безнең халыкта бик күп уеннар бар. Нинди уеннар беләсез ? Әйдәгез бергәләп уйнап алабыз.
" Түбәтәй " уены уйнала.
Түп - түп , түбәтәй,
Түбәтәем укалы
Менә кемдә тукталды. ( Җәза бирелә )
Тәрбияче : Үзебезнең шәһәребез Түбән Камага кайтабызмы?
Мин кайтам ( 3 ) ,
ТҮБӘН КАМАГА кайтам.
Әйе шул , әйе шул
Түбән Камага кайтам.
Тәрбияче : Шәһәребезне яратабызмы ? Нинди истәлекле урыннарны беләсез ? Әйдәгез карап үтик ( Слайдлар карау )
Тәрбияче : Безнең шәһәребездә төрле милләт кешеләре дус һәм тату яши. ( Слайдлар карау) Бүген алъяпкычка татар бизәкләре төшерәбез. ( Татар орнаментларының исемнәре әйтелә. Балалар урыннарда алъяпкычка бизәк төшерәләр. )
Тәрбияче : Һәрбер халыкның үз туган теле бар. Безнең туган телебез - татар теле. Татар теле б

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: