Масса берәмлекләре. Грамм

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

һәм күнекмәләр формалаштыру.
1. (Укытучы китап һәм дәфтәр турында табышмак укый. )
-Табышмак әйтәм,җавабын табыгыз.
"Теле юк,үзе аңлата. "(Китап. )
"Кат-кат битле,
Ап-ак йөзле,
Аңа язу-бик тә күңелле. "(Дәфтәр. )
-Бер кулыгызга-китап,икенче кулыгызга дәфтәр алыгыз . Кайсы авыр?(Укучыларның җавабы тыңлана. )
-Тәлинкәле үлчәүгә куеп карыйк. Китап һәм дәфтәрнең авырлыгын чагыштырыгыз. (Китап авыррак. )
-Авырлыкны без икенче төрле ничек дип атыйбыз?(Масса дип атыйбыз. )
-Массаны нинди үлчәү берәмлекләре ярдәмендә табалар?(Кг)
-Димәк,без бүген дәрестә нишләрбез?
Уку мәсьәләсе. Яңа масса берәмлеге- грамм белән танышырбыз:килограмм белән грамм арасындагы бәйләнешне билгеләрбез.
-Хәзер үзегезне кибеттә дип хис итегез. Кемнең "сатучы" буласы килә?(Укучылар арасыннан "сатучы" билгеләнә. )
2. Практик эш.
-Онны,алманы ,ярманы үлчәргә кирәк.
(Укучылар пакеттагы онны(2кг лы),алманы(1 кг лы) үлчәп күрсәтәләр. )
-Соңгы пакеттагы ярманы үлчәргә кирәк. (Ул 1 кг дан җиңелрәк . )
-Ничек үлчәрбез?
-Бу очракта безгә нинди үлчәү берәмлеге ярдәмгә килер? Килограммнан да кечерәк тагын нинди берәмлек бар?(Грамм. Граммлы герләр ярдәмендә үлчәп,нәтиҗә ясала. (Слайд 2. )
1кг1000г
IV. Яңа белемнәрне ныгыту.
1. Дәреслек белән эш. 54 бит. (Слайд 3)
Рәсемгә карап әйтегез:кәбестәнең массасы 1кг нан; 2кг нан артыгракмы,әллә кимрәкме?
-Герләр төрле була (Слайд 4)
-Үлчәүләр дә күп төрле була. Әйдәгез,алар белән танышып китик,кайчан нинди үлчәү белән куллану уңышлы булыр икән?(Слайд 5. )
Төрле төрдәге үлчәү рәсемнәре күрсәтелә.
-Элекке заманда безнең әби-бабаларыбыз үлчәүне бизмән дип йөрткәннәр.
2. 54нче бит,1.
-7г,80г,300г,600г,745г,900г булс

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: