Масса берәмлекләре. Грамм

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

3 нче сыйныфта математикадан дәрес конспекты. Дәреслекнең авторлары М. И. Моро,М. А. Бантова,Г. В. Бельтюкова,С. И. Волкова,С. В. Степанова.
Төзеде:Казан шәһәре Совет районы Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиянең югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Зиннурова Наилә Зәйнетдиновна

Тема:Масса берәмлекләре. Грамм.
Максат. Яңа масса берәмлеге- грамм белән таныштыру:килограмм белән грамм арасындагы бәйләнешне билгеләү;йөгерек исәпләү һәм мәсьәләләр эшләү күнекмәләрен,танып-белү активлыгын үстерү;математика фәнен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау. Математика дәреслеге (М. И. Моро һ. б. :54нче бит),тәлинкәле үлчәү,герләр,пакетка салынган он,алма,ярма,компьютер,слайдлар,тест биремнәре
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
1. Уңай психологик халәт булдыру.
-Исәнмесез!Кәефләрегез ничек?Карагыз әле балалар,кояш ничек елмая!Әйдәгез,без дә бер-беребезгә елмаю бүләк итик!Сиздегезме,сыйныф бүлмәбез дә ничек яктырып китте. Шушы күтәренке рухта дәресебезне башлыйбыз.
II. Белемнәрне тигезләү,актуальләштерү.
1. Математик диктант.
Саннарны яз.
1. 8 йөз 5дистә 3 берәмлек булган санны яз. (853)
2. 2 йөз 7берәмлек булган санны яз. (207)
3. 6 йөз 4дистә булган санны яз. (640)
4. Иң кечкенә өчурынлы санны яз. (100)
5. Иң зур өчурынлы санны яз. (999)
6. Иң зур берурынлы саннан 100 тапкыр зур булган санны яз. (900)
7. 4 йөздән 1 берәмлеккә ким булган санны яз. (399)
8. Санаганда 560 саны алдыннан килгән санны яз. (559)
9. Санаганда 299 саны артыннан килгән санны яз. (300)
10. 699 һәм 701 саннары арасында килгән санны яз. (700)
(Слайд 1. Математик диктантның җаваплары экранда чагылдырыла. Укучылар бер-берсенең эшен тикшереп,бәяли. )
III. Уку мәсьәләсен кую. Яңа белем

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: