Мамантенок үзенең әнисен эзли

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Саба районы, Түбән Шытсу "Ромашка" балалар бакчасының I категорияле тәрбиячесе Гыйльметдинова Диләрә Мәгесумовна
Сөйләм үстерү, сәнгати үсешне берләштергән интеграл эшчәнлек
"Мамонтенок үзенең әнисен эзли".
Максат: Балаларда мультфильм һәм әкият иллюстрацияләре аша аналарның җир йөзендә иң изге кешеләр икәнлегенә төшендерү. Сөйләм телләрен баету. Тулы җөмләләр белән җавап бирүләрен камилләштерү. Балаларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү. Кисеп ябыштыру аша балаларда вак моториканы үстерү.
Бурычлар:
Белем бирү өлкәсе "Сөйләм үстерү"
1. Тулы җөмләләр белән җавап бирергә өйрәтү.
2. Балаларның сүз байлыгын арттыру.
Белем бирү өлкәсе "Сәнгати үсеш"
1. Балаларның аппликация сәнгатенәкарата кызыксынуларын үстерү.
2. Музыканың ритмын тоярга , кисеп ябыштыру эшчәнлегендә сюжетлы сүрәтләр барлыкка китерергә өйрәтү.
Белем бирү өлкәсе "Социаль-коммуникативүсеш"
1. Якын кешеләргә мәхәббәт тәрбияләү.
2. Балаларның хәтерләрен, күзаллауларын үстерү
Белем бирү өлкәсе "Физик үсеш"
1. Балаларның вак моторикаларын үстерү.
2. Динамик пауза.
Эшчәнлек төре: уен, хәрәкәт, аралашу, сәнгать.
Эшчәнлекнең барышы
-Исәнмесезбалалар! Кәефләрегезничек? (жаваплар).
Исәнме кояшкай исәнме!(куллар өстә)
Җылы бир кулларыма (уабыз)
Ә мин җылы һәм яктымны (үз-үзебезне кочабыз)
Бүләк итәм дусларыма. (кул тотышу)
-Балалар, әйдәгез әле, кәефләребез тагы да күтәрелеп китсен безнең, мин сезгә бер бик матур мультфильм күрсәтәм.
(Экранда "Мамонтенок", әнисен югалткан ич балалар, әйдәгез мультфильмны туктатып торып Мамонтенокка ярдәмгә ашыгыйк. Ничек булышыйк соң? (жаваплар: әнисен эзлик, әнисен табарга булышыйк, ярдәм итик. )
Тәрбия

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: