Куян кунакка килгән

Страницы: 1 | 2  >  >>

Конспект: "Куян кунакка килгән"
Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү.

Максат: уен аша балаларның яшелчәләр турында булган белемнәрен ныгыту.
Белем бирү бурычлары: яшелчәләрне (кишер, кәбестә) тану, аеру, исемнәрен истә калдыру; сорауларга җавап бирә белү.
Үстерү бурычлары: сүз байлыгын, логик фикер йөртү сәләтен үстерү.
Тәрбия бурычлары: кунакчыллык һәм үзара уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
Төп белем бирү өлкәсе: Сөйләм үстерү.
Ысуллар һәм алымнар: уен, практик, сүзле, күрсәтмә ысуллар; алымнар: әңгәмә, сораулар, биремнәр, балалар сөйләмен бәяләү.
Чаралар: куян, яшелчәләр, муляжлар, кәрзиннәр, тәлинкәгә кырып салынган яшелчәләр.

Эшчәнлек барышы.
(Әкрен генә музыка ишетелә (сотовойданда ярый. , ишектән куян булып киенеп тәрбияче килеп керә. Куян колаклары кигән. )
(Куянның кулында кәрзин, кәрзиндә кәбестә белән кишер)
- Балалар,мин Куянкай сезгә кунакка килдем. Исәнләшик әле Куян белән.
- Исәнме, Куян. (. . . ).
Куян:
- Балалар, әйтегез әле, минем кулда нәрсә бар?
- Әйдәгез әле карыйк, эчендә ниләр бар икән?
- Балалар, бу нәрсә? (Кишер)
- Ә бу нәрсә? (Кәбестә)
- Ул нинди? (Тәмле, татлы, сусыл)
- Син кишер (кәбестә) яратасыңмы? (Әйе, мин кишер (кәбестә) яратам) (Балаларның җаваплары)
Берничә баладан аерым сорау, индивидуаль җаваплар.
- Балалар, Куян бүген сезне карарга килгән: кем тәртипле, кем акыллы, тапкыр микән дип. Әйдәгез әле аңа матур итеп уйнап күрсәтик.

"Кишер җыю" - уены
Хәрәкәтле уен, музыка яңгырый, икешәр бала ярышып кәрзиннәргә кишер җыялар.
- Булдырдыгыз, балалар, ничек күп итеп кишер җыйдыгыз! Куян кишерне бик ярата, ә сез кишер яратасызмы? Кәбестә яратасызмы?
- Менә нинди акыллы бал

Страницы: 1 | 2  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: