т уй, икенче рәт чүп, өченче рәт җил тамырына кушымчалар өстәп языгыз.
4. Модельләштерү.
-Кушымчалар турындагы белемнәрегезне модельләштереп куегыз.
Кушымча(6)
сүз ясагыч сүз төрләндергеч
5. Физкультминутка:
1. Күзләр өчен күнегүләр .
(Башны туры тотып,таблицадагы фигураларны күзләр белән сызабыз. )
2. Гәүдә өчен күнегүләр.
Ике тапкыр баш өстендә кул чабабыз.
Билләргә куеп кулларны биеп алабыз.
Кулларны як-якка сузабыз. Үз-үзебезне яратабыз.
6. Сүзлек белән эш.
-Бүгенге дәреснең яңа сүзләре белән танышып китик. Күгәрчен безгә нинди сүзләр алып килгән?(Слайд 7):кошчык,көянтә.
-Беренче сүзне укыгыз. Бу сүзнең язылышында нинди үзенчәлек бар?
(Беренче иҗектә о хәрефе,икенче иҗектә ы хәрефе языла. )
-Икенче сүзне укыгыз һәм язылышын аңлатыгыз.
(Беренче иҗектә ө,икенче иҗектә я хәрефе языла. )
-Бу сүзләрне берәр тапкыр дәфтәрдә языгыз. Телдән җөмләләр төзегез. Бу сүзләрнең рус теленә тәрҗемәсен кем белә?
-Көянтә су ташу өчен кирәк. Хәзер авылларда күбесе шәһәрдәге кебек бөтен уңайлыклары булган йортларда торалар. Алар күп итеп кош-корт асрарга яраталар. Көз җиткәч каз өмәләре уздыралар. Казлар йолкынып беткәч,кызлар ап-ак казларны ,бизәкле көянтәләргә асып,чишмә буена төшәләр. Һәм чишмәдә казларны юып кайталар.
-Көянтә сүзенең баш хәрефтән язылган очрагын да күрергә мөмкин. Көз,кыш көннәрендә күктә Көянтә йолдызы аеруча якты балкый . Рус телендә бу йолдыз Орион дип атала.
7. Ребусны чишү. (8)
ХАТ БАЛЫК ХАЛЫК
-Ребуста нинди сүз бирелгән?
-Халык сүзе белән телдән җөмләләр төзегез.
(Татарстанда татарлар,руслар,чувашлар һәм башка халыклар яши. Безнең республикада халык дус,тату яши. Җәйге универсиадага чит илләрдән бик күп халык килде. )
V. Рефлексив бәяләү.
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>