ТАТАР ТЕЛЕ
Тема:Кушымчаларның төрләре.
Максаты : 1. Тамырһәм кушымча төшенчәләрен искә төшерү. Сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымчалар белән танышу.
2. Сүзлек запасларын баету.
3. Иҗади сәләтләрен үстерү.
Җиһазлау: Татар теле,3 класс (авторы З. И. Җамалетдинова), 24нче бит,слайдлар,тест,компьютер,таблица,
Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты
Укытучы:
-Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар!
-Хәерле көн,балалар!
Укучылар:
-Хәерле көн һәммәбезгә:
Укытучыма,дустыма,кунакларга.
II. Актуальләштерү
1. Матур язу.
Укытучы:
-Рәхмәт, балалар, матур сүзләрегезгә. Әйдәгез хәзер дәфтәрләрегезне ачып,матур итеп бүгенге числоны һәм сыйныф эше дип ,аннары үрнәктәге хәрефләрне һәм татар халык мәкален бик матур итеп дәфтәрләргә языгыз.
Өченче октябрь. (1)
Сыйныф эше.
Дд Дд Дд
Дуслык тау күчерә.
Укытучы:
-Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз?
-Әйе,һәрвакытта дус һәм тату булырга кирәк.
-Дус сүзенең синонимын әйтегез. (Иптәш)
-Ә антонимы нинди булыр ?(Дошман)
-Без беләбез, сүзнең тамыры һәм кушымчасы була. Дуслык сүзенең тамыры нинди?Кушымчасын әйтегез.
(Дус- тамыры,- лык кушымчасы була. )
-Нәрсә ул тамыр?-Нәрсә ул кушымча?(1а сүз төзелеше)
III. Уку мәсьәләсен кую.
-Китапларның 24 нче битен ачып,биремне укыгыз. (2)
-Нәрсә эшләргә кирәк?
- Дус тамыры белән нинди сүзләр бирелгән. Бу сүзләрнең тамырын һәм кушымчасын табып, кушымчаларның вазифасын ачыкларга кирәк.
-Беренче сүзне кем тикшерә?
(Дус-тамыр сүз, дускай-яңа сүз ясалды,дусны-килеш белән төрләнде,дуслаш-яңа сүз ясалды,дуска-килеш белән төрләнде. )
-Димәк,без бүген нишләрбез?
(Тамыр һәм кушымчалар турында белемнәребезне ныгыртырбыз,киңәйтербез. )
IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
1.
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>