н сүзләрне күчереп язарга.
2. 2аваз белдергән хәрефләрне билгеләргә.
3. 2-3 җөмләләрне иҗекләргә бүлеп язарга.
"Яз билгеләре" темасына контроль диктант. (5а-3чирек)
2 вариант.
Яз хәбәрләре.
Табигатьтә яз билгеләре күренә башлады.
Ерактагы кара урман яшәреп китте. Менә яз хәбәрчеләре - кара каргалар килеп, су буендагы биек талларга, тирәк башларына оя кордылар.
Кояш хәзер җиргә турырак карады, ышык җирләрдә сизелерлек җылытты. (33 сүз) Г. Гобәй.
Бирем:
1. 2аваз белдергән хәрефләрне билгеләргә.
2. 2-3 җөмләләрне иҗекләргә бүлеп язарга.
"Яз билгеләре" темасына контроль диктант. (5а-3 чирек)
3вариант.
Яз хәбәрләре.
Табигатьтә яз билгеләре күренә башлады.
Ерактагы кара урман яшәреп китте. Менә яз хәбәрчеләре - кара каргалар килеп, су буендагы биек талларга, тирәк башларына оя кордылар.
Кояш хәзер җиргә турырак карады, ышык җирләрдә сизелерлек җылытты. (33 сүз) Г. Гобәй.
Бирем:2-3 җөмләләрне иҗекләргә бүлеп язарга.
"Музейлар" темасына контроль күчереп язу. (9б-3чирек)
1 вариант.
Милли музей.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 400 дән артык музей булуы билгеле. Шулар арасында милли музей аерым урынны алып тора. Татарстанның Милли музее 1895 елның 5 апрелендә Казанда ачылган.
Татарстан Республикасының Милли музее - республикабызның эре гомуммилли кыйммәткә ия булган фәнни-тикшеренү һәм мәдәни оешмасы. Бүгенге көндә музейның 800 мең берәмлектәге фонды төбәк, республика табигате, Идел-Урал, Россия халкының тарихы тематикаларын чагылдыра.
1981 елдан алып 2005 елга кадәр милли музей Татарстан Республикасы музейлар берләшмәсенең (80 музей) баш музее булып исәпләнгән.
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 | 6 > >>