Класстан тыш уку Малай бабай

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

2 нче сыйныфта класстан тыш уку

Юнусова Розалия Ганиевна
Казан шәһәре, Киров районы , 4 нче татар гимназиясе
Тема: Йолдыз «Малай бабай»
Максат: 1. Балаларны матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру;сөйләмдә яңа сүзләр куллану күнекмәләре бирү; мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү; танып-белү эшчәнлеген үстерү; игътибарлык тәрбияләү.
2. Сөйләм телен үстерү, уку тизлеген арттыру.
3. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару турындагы күзаллауларын формалаштыру.
Белем чыганагы: портрет, китаплар, өстәмә материаллар.
Өйрәнелә торган әсәр: Йолдыз «Малай бабай»
Предметара бәйләнеш: татар теле, рәсем.
Метод: өлешчә эзләнү.
Алымнар:әсәрне анализлау, чыгыш ясау, техник чаралардан файдалану, әңгәмә, әсәр белән эшләү.
Яңа педагогик технология: бәхәскә корылган технология, бирем үтәү.
Дәрес формасы: дәрес-бәхәс.
Дәрес типы: класстан тыш уку.
Дәреснең барышы:
1. Орг. момент.
2. Дәреснең темасын әйтү
- Балалар, мин сезгә шигырьләр әйтәм, ә сез аларны нәрсә берләштергәнен уйлагыз.
«Әбиләр мәктәпкә бара» ,«Колаклы коймаклар» , «Каен алмасы» , «Тылсымлы түбәтәй»? (Җаваплар)
-Әйе, бу матур шигырьләрне барсында безнең яраткан шагыйрәбез Йолдыз Шәрәпова язган. Ул
мәктәптә укыган елларыннан ук балалар өчен шигырьләр, гәзит мәкаләләре яза башлаган. Йолдыз Әдип кызы үзенең иҗади эшчәнлеген тулысы белән балалар әдәбиятына багышлаган. Шагыйрәнең балалар психологиясен нечкә тоеп, бала аңындагы үзенчәлекләрне үз күңеле аша уздырып язылган шигырьләрен сез дә яратып укыйсыз.
-Сез аның тагын нинди шигырьләрен беләсез? (Җаваплар)
-Ә бүген без Йолдыз апагызның яңа шигыре белән танышырбыз. Шигырьне укыганчы , малайлар һәм бабайларны күз алдына китереп, бабайлар белән малайларның уртак һәм аермалы якларын әйтеп к

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: