Класстан тыш уку Малай бабай

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

н күңелдән
Котлыйм, дускай, мин сине!)
-Котлау чыннан да урынлымы? (Җаваплар)
-Тагын кешене нәрсә белән котлап була? (Бәйрәм белән, зур уңышларга ирешсә, яхшы кеше булып үссә. )
-Сәламәт булу бәхетме ул? (Җаваплар)
-Бәхетне сез ничек аңлыйсыз? (Җаваплар)
-Әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләгез. (Төркемнәрдә бер-береләренә түгәрәк буенча әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләп чыгалар. Һәр сөйләүчегә 2-3 минут вакыт бирелә).
5. Физминутка ясау:
-«Малай бабай» булмас өчен урыннарыбыздан торып физминутка ясап алыйк әле.
(Шигырь юлларын кабатлап, хәрәкәтләр ясыйлар)
Бигрәк шаян инде без,
Тик тормыйбыз бер дә без:
Кулларны без юабыз,
Аннан битне юабыз,
Тешләрне чистартабыз.
Аннан зарядкага басабыз.
Уңга-сулга карыйбыз
Һәм сикерә башлыйбыз
Шул арада иелеп,
Басарга өлгерәбез.
Тирән итеп сулыйбыз,
Ял итәргә туктыйбыз .
6. Мәкальләр белән эшләү.
-Сәламәтлек турында нинди мәкальләр беләсез? (Җаваплар)
-Әйе.
-Хәрәкәттә- бәрәкәт.
-Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.
-Сәламәтлек - иң зур байлык.
-Дөрес туклану-сәламәтлек нигезе.
-Бу мәкальләрне сез ничек аңлыйсыз? (Җаваплар)
7. Шигырьнең эчтәлеге буенча рәсем ясау.
-Шигырьдә сөйләнелгән «малай бабай»га киңәш бирерлек нинди рәсем ясар идең син? (Җаваплар)
- Аны кызыктырырлык нәрсә ясарга була? (Рәхәтләнеп суда йөзү, футбол уйнау, тимераякта шуу,
походларга бару. )
(Балалар рәсем ясыйлар. )
8. « Сәламәтлеккә яхшы- сәламәтлеккә начар» уенын уйнау.
-Без барыбызда сәламәт, исән-сау,яшь һәм авырмыйча гына озак яшисебез килә. Ә шулай яшәр өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Ә нәрсәләр безнең сәламәтлеккә зыян китерә? Мин сәламәтлеккә файдалы әйберләр әйтсәм кул чабыгыз, ә зыянлыларын әйтсәм аяклар белән ты

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: