гет.
Саумы, туган ягым, сагынып кайттым
Билдә каеш, иңдә погоннар
Тугайларның ямен, суларыңның тәмен
Күңелкәем өзелеп сагынган.
Cөйләүче. -Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез Дибәҗә апа Каюмованың сугыш кырыннан исән-имин туган якларга әйләнеп кайткан әтисе турындагы истәлеген укып үтәсебез килә. (Истәлек укыла).
-Әтиемне июнь аенда ук сугышка алганнар. Элеккеге район үзәге Красный Бор клубында хәрби комиссариатка җыелганнарга Риза Ишморатның Гөлзада пьессасы буенча спектакль күрсәткәннәр. Әтиемә Гөлзада исеме бик ошый, әниемә язган беренче хатында ук туачак баласына, кыз булса, Гөлзада исеме кушуын үтенә. Әмма сугышның соңгы көннәренә кадәр фронтта булган әтиемнең, бу исемне куштырганга үкенгән чаклары да була: Нигә Гөлзада исеме куштырдым соң? Ул кыз-бәхетсез, сөйгәне белән кавыша алмаган. Кайтмый калсам, минем кызым да бәхетсез булыр.
И ходаем, гомер бир миңа! дип тели. Әтием сугыштан сән кайтты.
Сентябрь азаклары иде. Абый-апаларым тыкрыгыбызда җигүле ат күренү белән каршыларга йөгерделәр. Ә мин өйдә калган идем. Арбадан соры шинелле кеше төшкәч тә тәрәзә төбеннән кузгалмадым. Чөнки ул берәүне мин белми идем. Соңыннан Әтине танымадың, дип, туганнарым озак еллар миннән көләргә яраттылар. Гомереңдә бер күрмәгән кешене ничек таныйсың ди инде? Мин бит әти сугышка киткәч туганмын. Әтием кайткан көн-сабый чагымның хәтердә сеңеп калган иң тәүге көне дип атасам, ялгыш булмастыр.
2нче кыз.
Җиңү яулаганнар бу батырлар,
Безгә тыныч тормыш биргәннәр.
Гел кояшлы, аяз булсын күкләр,
Якты булсын көннәр дигәннәр.
3нче кыз.
Тик күпләре җиңү юлларында,
Башын салган чит-ят җирләрдә.
Гәүдәләре анда, исемнәре
Онытылмый безнең телләрдә.
4нче кыз.
Хәбәр генә кайтты бу якларга
Ядкарь б
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 > >>