Кирәкми безгз сугыш! Не нужна нам война!

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

ынып калалар).
Магнитафон язмасында Левитан тавышы: Внимание, внимание! Говорит Москва! Работают все радиостанции Советского Союза. Фашисткая Германия, нарушив пакт о ненападении, вторглась на территорию Советского Союза.
(Изге сугыш җыры яңгырый. Сәхнә уртасына бала тоткан, сугышка китүче яшь егет чыга. Янәшәсендә хатыны).
Егет.
Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан сугышына мин китәм.
Менә балам. Син әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм:
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм. . .
Кыз.
Исән барып, исән кайт!
Фашистларны кисеп кайт.
Миннән сиңа шул теләк.
Ил мактарлык үрнәк бул.
Мин тагын телим сиңа:
Үткенлек кылычыңа!
Теләр идем тагын да,
Бик сагынган чагында-
Язып җибәр сәлам-хат!
Сау бул, җаным!
Җиңеп кайт!
(Солдатлар озату күренеше. Кызлар егетләрне сугышка озаталар. Солдатлар җыры башкарыла).
Сугыш килде безгә сорамыйча,
Шакымыйча керде ишектән.
Ант итәрбез Ватан синең алда
Без җиңәргә тиеш ничек тә!
Ерткыч фашист килде ил өстенә,
Көл итәргә, совет кешесен
Тез чүккәнче басып җан бирербез,
Азатлык һәм хаклы эш өчен.
(Поезд тавышын куярга мөмкин).
1нче кыз. Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы менә шулай башланып киткән.
Кырык бернең июнь иртәсендә,
Дошман кергән илем чигенә.
Гөлчәчәкле кырлар тапталганнар,
Кара болыт менгән күгенә.
2нче кыз.
Килер ул көн: тагын күрешербез,
Сугыш бетәр, иркен суларбыз,
Бәлки хисне бергә бүлешербез,
Тормыш җебен бергә сузарбыз.
3нче кыз.
Килер ул көн: тагын табышырбыз,
Сугыш кырын горур кичәрбез;
Исән булсак, бәлки кавышырбыз,
Гомер буйлап бергә китәр

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: