Килешләр

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>








Ачык дәрес эшкәртмәсе
5 класс өчен татар теленнән технологик карта
Тема: Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Төзүче: Әлмәт шәһәре "24нче гомум белем бирү мәктәбе"нең I категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы Рәхимова Кадрия Вагыйзь кызы


Әлмәт
2015-2016 уку елы
5 класс өчен татар теленнән технологик карта
Тема
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
Теманың максаты
1. Белем бирү: исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшерү, өйрәнү;
алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.
2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
3. Тәрбияви: туган телгә мәхәббәт, бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә
Предмет күнекмәләре
Универсал уку эшчәнлеге
1. Предмет нәтиҗәләре



2. Метапредмет нәтиҗәләре


3. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр
1. Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллана белү
2. Белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү

3. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру
Шәхси: Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру
Регулятив: Дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.
Танып - белү: матурлыкны күрә, аңлый белү
Коммуникатив: класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.
Төп төшенчәләр
Килеш исемнәре

Предметара бәйләнешләр
Әдәбият,рус теле

Ресурслар
-төп

-өстәмә

Җиһазлау:
Дәреслек: Р. З. Хәйдәрова,Г. М. Әхмәтҗанова

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: