Кем соң ул дус?

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема: Кем соң ул дус?
Максат: 1. Дуслык турында төшенчә бирү, бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү.
2. Сыйныф эчендә тустанә мөнәсәбәтләр тудыру, үз фикереңне әйтә белергә өйрәтү.
3. Кешкләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
Җиһазлау:презентация, Риза Фәхретдиннең "Балаларга үгет-нәсихәт" китабы, дуслык темасына мәкальләр язылган плакатлар.
Сыйныф сәгатенең барышы:
-Хәерле көн барыгызга да, бүгенге сыйныф сәгатебез кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә багышланган
Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,
Дуслар кирәк һәрбер кешегә.
Дуслык булса яшәү дә күңелле,
Уңай була һәрбер эшең дә!
-Шигырьдән аңлашылганча бүгенге темабыз - ДУСЛЫК.
-Сөйләшү сәгатебезнең үз кагыйдәләре бар. Шуларга күз салыйк әле. (1 сл. )
1. Берәү сөйли, калганнар тыңлый, һәркем ишетелергә хокуклы.
2. Һәркем үз сүзен әйтергә хокуклы, тәнкыйткә бирелмәячәк.
3. Начар фикерләр булмый.
4. Һәркем үзе өчен сөйли.
-Балалар, безнең сыйныф үзенә күрә бер планета дип күз алдына китерегез әле, бүген шул планетабызны тагын да ямьлерәк итәргә тырышырбыз. Планетабызның үз кояшы бар, ул безгә дәрес барышында юлыбызны яктыртып торачак. ( 2 сл. Дуслык турында музыка уйнатыла).
-Дуслык,дус, иптәш. Бер караганда бу бик гади сүзләр кебек тоела, ләкин уйлый башласаң, аларга бик тирән мәгънә салынган.
Нәрсә ул дуслык? (балалар фикере тыңланыла, аңлатма бирелә( Уртак рухи якынлык, фикер уртаклыгына, ышанычка нигезләнгән мөнәсәбәт)3 сл).
-Дуслыкның нинди төрләрен беләсез?( кызлар, малайлар, кызлар-малайлар, милләтара, дәүләтләр дуслыгы, егет-кыз арасындагы дуслык) Әйдәгез әле тактада бирелгән дуслык таҗлары турында сөйләшеп а

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: