Кем соң ул дус?

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

лыйк (4 сл. )
Кызлар һәм малайлар дуслыгы беренче һәм икенче таҗларда урын алган. Сезнең дусларыгыз бармы? Ни өчен сез дуслашасыз?
- Үзебезнең класстагы мөнәсәбәтләр дусларчамы? Бер-берегезгә ышана аласызмы? Фикердәшләрме сез, әллә күбрәк бәхәсләшәсезме? Дуслык ярдәмгә килгән вакытлар бармы? ( Бәйрәмнәр уздырганда, бәйгеләргә әзерләнгәндә класстагы дуслыкның көче күренә. Җиңүләргә ирешкәнсез икән, "дуслык белән көчле без" дип әйтергә тулы хакыгыз бар)
- Алдагы таҗыбызда - егет-кызлар арасындагы дуслык. Гадәттә, кызлар һәм егетләр арасында дуслык мәхәббәткә әверелә, диләр. Ә бу темага без исә югарырак класста сөйләшербез.
-Чәчәгебезне табигать белән дуслык таҗы да бизи. Кеше һәм табигать арасында нинди бәйләнеш бар? Кешенең табигатькә мөнәсәбәте нинди булырга тиеш? Ә һәрвакытта да дүстанә мөнәсәбәттә торабызмы соң?
(Кеше табигатьтән башка яши алмый. Ләкин без беренче чиратта үзебез турында уйлыйбыз. Шуңа күрә глобаль проблемаларның берсе булган экологик проблема турында чаң суга кешелек. 2013 ел Россиядә нинди ел дип игълан ителде?
Табигатькә карашыбыз уңай якка үзгәрмәсә, дуслык та бетәчәк.
-Чираттагы таҗыбызда - милләтләр дуслыгы. Нинди милләт вәкилләрен беләсез?Алар дин, тән төсе, телләре белән аерылалар. Әгәр һәрберсе үзен башкалардан өстен санаса, нәрсә булыр иде?
Шуңа күрә башка милләт вәкилләренә , дин кешеләренә ничек карарга кирәк?
( Хөрмәт белән карарга, түземле булырга кирәк. ) Бу сүзне толерантлык дибез. Өйдәгез, дәфтәрләребезгә языып куйыйк. Толерантлык - башка милләт, дин вәкилләренә карата түземле булу.
-слайдтагы рәсемнәргә игътибар итик. Балалар, куллары нинди төстә булуына карамастан, бергә тотынышкан. Уртада - җир. Бердәм булганда гына кешелек көчле, дуслык кына җиребезне саклаячак.
-милләтләр

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: