Кечкенәләр төркемендә бәйләнешле сөйләм үстерү шөгылендә балалар фольклорының роле

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

ыбый
Ашаганда кыстыбый.
Биш бармагын пешергән,
Кыстыбыен төшергән.
Аны мәче ашаган.
"Ах, карак," - дип мәчесен
Мыштыр куа башлаган.
Шул чагында Мыштыбый,
Мыштырлыгын ташлаган.
Сабыйларның кара-каршы сөйләшә белү (диолоик сөйләм) күнекмәләрен камилләштерү, сәнгатьле сөйләм чараларын үзләштерүгә булышлык итү максатыннан, рольләргә бүлеп сөйләү өчен төрле шигырләр сөйлибез. Аралашу, кара-каршы сөйләшү сөйләм үсешендә зур йогынты ясый. Балалар яңгырашлы рифмалы шигырьләрне тиз отып алалар, теләп башкаралар.
Халык педагогикасы алымнарына күз төшерсәк, шуны искә алмый мөмкин түгел. Элек-электән балаларны әби-бабайлар күбрәк тәрбияләгән һәм аларга карап бала һәрнәрсәне кабатлаган. Чөнки әбиләребез юынганда да, чәч тараганда да, мунча кергәндә дә үзләренең һәр хәрәкәтләрен җор сүзләр, такмаклар, әйтемнәр белән исбатлап куя торган булган. Мәсәлән:
Йөгерек су, салкын су,
Минем битемне ю-ю-ю.
Бала шул сүзләрне ишетә, кабатлый, кулын юганда суны күрә, тотып карый. Берьюлы ничә сенсорик алым кулланыла. Бала көйсезләнеп торганда "Чәп, чәп чәбәкәй
Ранис безнең бәләкәй.
Ул акыллы, ул тәтәй,
Килмә безгә кәҗәкәй" ,- дип көйләп җибәрсәң, кечкенәләр бик тиз тынычланалар. Шулай ук: "Очты, очты каргалар очты", " Күк-кү чыпчык, тәрәзәдән очып чык" юаткычлары да бала күңеленә хуш килә.
5. Әкиятләр аша балаларның сөйләм теле тагын да баетыла.
Әкиятләрне тыңлап, сөйләп, бала уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга өйрәнә. Мин сөйли башлыйм, ә балалар дәвам итә. Һәрберсе берәр җөмлә әйтә, шулай әкиятне сөйләп чыгабыз. Кайбер әкиятләрне ике телдә дә сөйләп карыйбыз. Проблемалы сорау куеп, балаларны уйланырга да мәҗбүр итәм. Мәсәлән: "Әгәр дә йомры икмәкне төлке ашамаг

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: