Кечкенәләр төркемендә бәйләнешле сөйләм үстерү шөгылендә балалар фольклорының роле

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

ргә тырышу. Моңа сораулар бирү юлы белән ирешергә мөмкин. Балалар арасында ана телендә сөйләргә өйрәнгән берничә бала бар. . Бу очракта иң элек шуларга таянырга туры килә. Аларга ияреп, җөмләләрне кабатлату аша, башка балалар да әкренләп сөйләргә күнегәләр.
Боларга өстәп, шөгыльләр үткәргән вакытта мин төрле режим вакытларында балаларны фольклор әсәрләре, халык җырлары, түгәрәк уеннары белән таныштырам.
1. Җыр-такмак, такмазалардан "Чума үрдәк, чума каз", "Ак күк күбәләк", "Ал кирәк, гөл кирәк", "Күрсәт әле үскәнем" кебек җырлы биюле уеннар диалогик сөйләмне үстерүгә дә булыша. Шулай ук гармунда уйный белүем дә ярдәм итә. Җырлап арыгач, биеп - физкультминут ясап алабыз.
2. Без, без, без идек,
Без 19 бала идек,
Базга төштек май ашадык,
Келәткә кердек бал ашадык,
Коега төштек, су эчтек,
Һап та һоп авызыңны ач та йом.
Шушы эндәшләрне балалар бик шаулый башласалар, уртага түгәрәк ясап утырабыз да кат-кат уйныйбыз. Бу тавышны тиеш югарылыкка куярга, дөрес интонация сайларга ярдәм итә, бармакларга массаж да ясала
3. Песием, песием,
Ала песи сөт эчә,
Кара песи күз кыса.
"Кит" - дигәндә китмәсәң,
Уң кулына "чәп" итә.
Ә бу мавыктыргычны урамнан кергәч, урыннарга утырып уйнарга яратабыз балалар белән. Мин аларның һәрберсе белән дә уйнап чыгам. Кулларын сыпырып, үземнең уңай энергиямне биреп, беренчедән алар тынычланалар, минем белән алга таба эш алып бару өчен бәйләнеш барлыкка килсә, икенчедән көне буе балалар бакчасында булган балаларга ана назы җитеп бетми, әти - әниләрен алар иртә - кич кенә күрәләр, шуңа да төркемдә алар үзләрен кыерсытылган итеп сизмиләр. Бакчага теләп киләләр, кичен дә өйләренә кайтырга ашкмыйлар.
4. Кыштыр-мыштыр, Мышт

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: