Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

r/>12
Җөмләләрнең номеры һәм төре буенча нокталар куеп чыгалар, аннары аларны тоташтыралар, килеп чыккан графикны укытучы үз графигы белән чагыштырып чыга.
Тест сораулары:
1. Иярченле кушма җөмлә:
а)үзара иярту юлы белән бәйләнгән
б)үзара тезү юлы белән бәйләнгән
2. Синтетик иярчен җөмләнең бәйләүче чаралары:
а) кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору
б) мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгечләр, көттерү паузасы
3. Аналитик иярчен җөмләдә нинди тыныш билгеләре куела:
а) сызык, өтер
б) ике нокта, өтер
4. Иярчен җөмләләрнең ничә төре бар:
а) 4
б) 5
5. Иярчен хәл җөмләләрнең ничә төре бар:
а) 6
б) 8
6. Иярчен җөмләнең төре әйтегез:
Ул йомыш шул: без сине Кырымга җибәрмәкче булабыз.
а) иярчен ия җөмлә
б) иярчен хәбәр җөмлә
7. Нинди? Кайсы? Кемнең? Сораулары кайсы иярчен җөмләнең төренә карый:
а) иярчен аергыч җөмлә
б) иярчен тәмалык җөмлә
8. Иярчен җөмләнең төрен әйтегез:
Монда эш кайный, шуңа күрә күңелле.
а) иярчен максат җөмлә
б) иярчен сәбәп җөмлә
9. Иярчен шарт җөмләнең нинди төрләре була:
а) синтетик
б) аналитик,синтетик
10. Иярчен җөмләнең төрен әйтегез:
Көннәр матур торса да, печән җыелып бетмәде.
а) иярчен шарт җөмлә
б) иярчен кире җөмлә
Бик яхшы тестларны да, перфакарталарны да үтәдегез.
Дәреслек белән эш.
Ә хәзер дәреслекләрне ачыгыз. Күнегү 142. Иҗади күнегү эшләп алабыз. Биремне укып алыйк. Үрнәкне укыйбыз.
Бирелгән мисалны дәфтәргә язабыз. Аннан соң гына җөмләләр уйлап язабыз.
Җылы җил исте. Кар кими башлады.
Җылы җил исте, һәм кар кими башлады. (тезмә кушма җөмлә)
Җылы җил искәч, кар кими башлады. (иярчен вакыт җөмлә)
Җылы җил искәнлектән, кар кими башлады. (иярчен сәбәп җөмлә)

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: