Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.
Максат:
1. Иярченле кушма җөмләләр турында өйрәнгәннәрне кабаатлу hәм укучыларда дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту.
2. Сөйләм hәм язма телне үстерү.
3. әхлакый тәрбия бирү.
Җиhазлау:карточкалар, күз өчен гиманастика, схемалар, компьютерлар.
Дәрес тибы:белемнәре гомумиләштерү hәм системалыштыру.
Дәрес барышы. I Оештыру моменты.
-Исәнмесез, укучылар. Хәерле иртә. Утырыгыз.
II Актуальләштерү өлеше:
-Безнең бүген дәреснең максаты: практик рәвештә күнегүләр эшләп, иярченле кушма җәмләләрне гомумиләштереп кабатлау.
- Укучылар, сез үткән дәресләрдә нинди темалар өйрәндегез?(Иярченле кушма җөмлә)
- Нинди җөмләгә иярченле кушма җөмлә дип әйтәбез?(Үзара ияртү юлы белән бәйләнгән җөмләләр иярченле кушма җөмлә дип атала)
- Бик дөрес, яхшы. Ә хәзер игътибар белән тактага карыйбыз. Нәрсәләр ясалган? (Схемалар)
1. (. . . -са), 1. (кайда. . . ),шунда. . .
2. (. . . -ү белән), 2. ( ),юкса
3. (. . . -га карамастан), 3. ,(чөнки. . . )
4. ( ) 4. ,(әйтерсең. . . )
5. : ( ).
- Әйе, иярченле кушма җөмләләрнең схемалары. Шушы схемаларга карап, без нәрсә әйтә алабыз?
Төзелеше яганнан иярченле кушма җөмләләр ничә төргә бүленәләр? (2)
- Ниндиләргә?(Аналитик һәм синтетик)
-Кайсысы синтетик, кайсысы аналитик?
-Синтетик иярчен җөмләләрнең бәйләүче чараларын әйтегез, шушы схемалар сезгә ярдәмгә килер, (кушымчалар, бәйлек сүзләр, янәшә тору)
- Аналитик иярчен җөмләләрнең бәйләүче чараларын әйтегез. (парлы һәм ялгызак мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгеч сүзләр,көттерү паузасы)
- Бик яхшы,дөрес.
ΙΙΙ Ныгыту.
-Ә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз,бүгенге числоны,сыйныф эшен язып куябыз.
-Алдыгызда карточкалар бар. Нинди җөмләләр язылган?(Мәкальл

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: