Х. Туфан

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6  >  >>

кыр кабатлый. Ә болыт символы нәрсә ул?
-Ул символ буларак гомер узуын, күп вакыт үтеәнлеген күрсәтә.
УК:Болыт якын кешесенә хәбәр илтерлек бердәнбер чара. Лирик геройның болытка үпкәсе зур. Ул аның хәлен белми, аның язмышына битараф (аңа кукуруз ни, ул ни). Ә юл?
-Юл-монда автор үзе үткән юл. Ул күңелле һәм газаплы ,ди. Аның гомере юлда узган, хәерчелектә үткән( чабата киеп), хәзерге көндә кигән аяк киеме дә ертык. Аягына су үтә.
УК:Әдип үз хәленә ирония белән бәя бирә, авырлыкны мактый. Ирония белән итеге турында нәрсә ди?
-Итегенең ертыгын хәерчелегеннән күрми, теге дөньяга киткәндә итекләрнең кирәге юк, ди.
УК:-Үлемгә ничек карый?
-Үз үлеменә дә көлеп кенә карый.
-УК:-Зират символы - ул нәрсә?
-Ул үткән һәм үтәсе юлның ахыры.
УК:- Димәк, лирик геройның язмышы урынына килә, язмыш символы вазифасын үти. Лирик герой "Нәрсә әйтер туганнарыма?"-дип сорый. Болыт һәм юл ничек җавап бирә?
-Болыт герой хәлен белергә дә теләми. Җитмәсә яңгырлары белән зыян ясап китә.
УК:-Лирик герой болыт аша үзенең ялгызлыгын, чарасызлыгын ачыклап килә, җир йөзендә үзенең кешеләр рәтендә йөрмәвен аңлата. Әболытның болыт буларак эчтәлеге нәрсәдә?
-Лирик герой юаныч эзләп сүзсез, күзсез, җансыз болытка мөрәҗәгать итә. Димәк, юаныч бервакытта да була алмый.
УК:"Нәрсә әйтер туганнарыма"-ди һәм болыт әйтергә мөмкин хәбәрләрне юл вакыйгаларына бәйләп сөйли. Бәхетсез язмышын нинди образлар аша бирә?
-Тузган чабаталар, ертык итек- бәхетсез авыр тормышы турында сөйли.
УК:- Юл чаты- зират якын. Лирик геройга башка итек кирәкми, ул аны көтми дә. Герой әйтерсең үзенең язмышына риза. Тиздән үлүе турында да гадәти бер хәл итеп сөйли. Шигырьдә сабырлык, шомлы тынлык бәреп тора. Герой хисенең сәбәбе,дәрәҗәсе туганнар

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: