" тудырды",-дип искә ала. Фәхрулла агай үзенең балаларын һөнәргә өйрәтүгә аеруча игътибар биргән. күрше авылларга мич чыгарып, тәрәзә куеп йөрергә киткәләгәндә, ул төпчек улы Хисбулланы да бик яшьли үзе белән бергә алып йөри - һөнәргә өйрәтә башлый. Авыл малае, билгеле, җир эшләренә дә иртә катнашып китә: печәнен чаба, урагын ура, терлекләрен карый.
1914нче ел
1914 елның язында Уралга, бакыр казый торган абыйлар янына китә. Ул вакытларда мин авылдан бөтенләй китүемдер дип һич уйламаган идем" - дип яза Хәсән. Юк, бакыр чыгару "баеп" була торган эш булмаганын Хәсәннең абыйлары яхшы аңлыйлар һәм үзара киңәшкәннән соң кече энеләрен - укуга җибәрергә карар кылалар.
1916нчы ел
Туфан Уфага, "Галия" мәдрәсәсенә укырга керә. "Галия"дә остазы Галимҗан Ибраһимов белән очраша. Бу мәдрәсәдә 2 ел укый.
1922нче ел
1918нче елдан ул казах авылларында, Чита шәһәрендә балалар укыта. Төмәндәге Зөфәр абыйсы янына китә.
1924нче ел
Казанга алар икәү килеп керәләр. Шагыйрь һәм булачак хатыны, артистка Луиза Салиаскаровна. Алар 1934нче елда язылышалар. Хәсән беренче шигырьләрен дә шушы елда яза һәм мәтбугатьтә бастыра.
1929нчы ел
Хәсән Урта Азия һәм Кавказ халыкларының тормышларын өйрәнергә теләп 2 елга сузылган җәяүле сәяхәткә чыгып китә.
1940нчы ел
Туфан иҗатташ дуслары белән. Партиягә җаны-тәне белән бирелгән Туфан бер көн эчендә халык дошманына әверелә. 1940нчы елның кышында кулга алына. Ел ярым Казан төрмәсендә утыра
1942нче ел
Үлем җәзасына хөкем итәләр. Үлем җәзасы 10 ел төрмә һәм 5ел сөрген белән алмаштырыла.
1956нчы ел
Хәсән Туфан Казанга әйләнеп кайта.
1966нчы ел
Хәсән Туфанга Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.
1981нче ел,13нче июнь
Х
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 | 5 > >>