Х. Туфан

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема: Хәсән Туфан. "Агыла да болыт агыла" шигыренә анализ.
Максат: 1. Укучыларны Хәсән Туфанның тормыш юлы һәм иҗаты турында белемнәрне тирәнәйтү.
2. Х. Туфанның "Агыла да болыт агыла"шигыренә анализ ясарга өй-
рәнү.
3. Укучыларда әсәр эчтәлеге аша авторга ихтирам хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: Х. Туфан портреты, әдип әсәрләреннән төзелгән китаплар күргәзмәсе, компьютер,экран һ. б.
Дәрес барышы.
1. Оештыру.
-Исәнләшү.
-Дежур рапорты (Бүген 9нчы декабрь,. . . . . . . ).
2. Укытучының кереш сүзе.
Бүген 9нчы декабрь,- дидек. Нәкъ шушы көнне, 9нчы декабрьдә 111ел элек Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында әти-әнисенең соңгы, унынчы баласы булып Хисбулла исемле малай дөньяга килә. Тарих аның исемен үзгәртеп китапларына"Хәсән" дип язар, фамилиясен Туфан дип танытыр.
Бүгенге дәрестә без сезнең белән Х. Туфанның тормышы һәм иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез, "Агыла да болыт агыла" шигыренә анализ ясарбыз.
3. Өй эшен тикшерү. Актуальләштерү.
Алдагы дәрестә без Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты буенча хронологик таблица тутырган идек. Өйгә эш: шагыйрьнең иҗаты буенча тестка әзерләнергә иде. Хәзер парталарыгыздагы битләрдә слайдтагы тестларны эшлибез.
1. ) Хәсән Туфанның туган ягы:
А. Аксубай районы Иске Кармәт авылы
Ә. Тобол губернасы Лысьва шәһәре
Б. Казан шәһәре
2. ) Хәсән Туфан шәкерт булып укыган мәдрәсә:
А. Оренбургтагы "Хөсәения"
Ә. Казандагы "Мөхәммәдия"
Б. Уфадагы "Галия"
3. ) Хәсән Туфан әдәбият дәресләрен кемнән ала?
А. Габдулла Тукай
Ә. Галимҗан Ибраһимов
Б. Шәехзада Бабич
4. ) Хәсән Туфан җәяүле сәяхәт иткән яклар:
А. Урта Азия һәм Кавказ
Ә. Урал һәм

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: