гъ ,г авазлары һәм Г,г хәрефләре

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

эшебез!
-Укучылар , бүген көн нинди матур. Күрәм, сезнең кәефләрегез яхшы. Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар телик, елмаешыйк. (ХАЙ ФАЙВ- тынычландыру сигналы)
Укытучыга игътибар итү
II этап
Актуальләш-
терү
Укучыларның өйрәнгән хәрефләрне сузык аваз белдерүче, тартык аваз белдерүче хәрефләргә аера белүләрен ныгыту. –Укучылар хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм. Ә сез җавапларын әйтерсез.
1)Кечкенә генә сары карт,
Кигән туны тугыз кат. (Суган)
2)Исе юк, төсе юк
Аннан башка тормыш юк. (Су).
3) Яңгыр яуса түм-түгәрәк
Канатымны ачамын.
Кояш чыкса тап-тар гына
Фатирыма качамын. (Зонтик).
Балалар, суган,су, зонтик сүзләренең беренче
авазларын әйтеп карыйк әле.
с з нинди авазлар? ( Саңгырау тартык аваз).
- Димәк , без үткән дәрестә нинди авазлар белән таныштык? Бу авазлар нинди хәрефләр белән билгеләнде?
П
Өйрәнгән хәрефләрне сузык аваз белдерүче, тартык аваз белдерүче хәрефләр дип бүләбез.

III этап
Яңа материал өстендә эш. Максат: Г хәрефен тикшерү;
-нинди аваз белдерә;
-сүзнең кайсы урынында килә ала;
-ничек укыла.
Г хәрефе кергән сүзләр уйлату. 1. Шигырь укыла. Тактага гөл рәсеме ябыштырыла.
Лена Шакирҗанова Гөлләр
Үстерде гөлләр Гөлнара
Шундый матурлар алар.
Урамнан үтүчеләр
Бары да сокланалар.
Гөлнара үстергән гөлләр
Күмелделәр чәчәккә.
Ул аларны бүләк итеп
Алып килде мәктәпкә.
- Укучылар, бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
- Сез дә әниләрегезгэ гөлләр үстерегә булышасызмы? Гөлләрне яратасызмы?
- Хәзер әйдәгез, гөл сүзенең һәр авазын әйтеп карыйк.
- Бу сүз нинди авазга башлана? Ул безгә танышмы? (Юк, бу аваз безгә таныш түгел).
- Димәк, без бүген нинди яңа аваз белән танышачакбыз?
- Бе

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: