Гаиләм ядкәре
Минем өчен гаилә ядкәрләре ул - буыннан буынга күчеп, кадерләп саклана торган әйберләр. "Ядкәр" сүзе латин теленнән кергән, ул "калдыклар" дигән мәгънәне аңлата. "Калдыклар" сүзен сүзлектән карасак, ул - юкка чыкмаган, хөрмәтләп саклана торган, дин һәм тарих вакыйгалары белән бәйле әйберләр дигәнне фаразлый.
Минем уйлавымча, һәрбер гаиләдә дә буыннан буынга күчеп килүче әйберләр бардыр. Гаилә ядкәре дип төрле әйберләр кабул ителгән. Алар арасында китаплар да, фотосурәтләр дә, зәркән бизәнү әйберләре дә, тартмачыклар да, хатлар да һәм башка күп-күп әйберләр дә булырга мөмкин. Миндә дә үзебезнең гаилә ядкәребез турында язарга теләк туды.
"Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр", - дигән борынгы акыл ияләренең берсе. Безнең гаилә ядкәре булып әбиемнең әнисеннән калган дини китаплар санала. Алар арасында кулдан язылганнары да бар. Күпчелек кулъязма китапларның дини дәреслекләр, пәйгамбәрләр тарихы кебек уку әсбаплары булганлыгы билгеле, әлбәттә. Бу китапларның таушалган битләрен караганда, әбиемнәрнең намаз укыганнары, дога кылганнары күз алдыма килә, күңелгә ниндидер сихри көч, җылылык иңә.
Без - китап яратучы, китап укып, гыйлем туплап яшәүче кешеләр. Безнең әби-бабаларыбыз да бик белемле булганнар һәм элек-электән күп китап укыганнар. Алар үз телләрендә гыйлем өстәгәннәр, латинча, фарсыча, гарәпчә укый һәм яза белгәннәр. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар нәкъ тә шул турыда сөйлиләр.
"Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләре
Страницы: 1 | 2 > >>