Фәнис Яруллин "Кояштагы тап"

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Балтач районы Кенә төп гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Галимова Рәмзия Камил кызы.
2 сыйныф өчен әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе.
Тема: Фәнис ЯруллинКояштагы тапәкиятен уку.
Максат:1) Әкиятнең эчтәлеген ачу.
2) Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү.
3) Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның үз карашын булдыру.
4) Логик фикерләү сәләтен үстерү.
5) Газиз әниләргә мәхәббәт,ихтирам хисе тәрбияләү.
Җиһазлау:Ф. Яруллин турында материаллар,презентация балаларның рәсемнәре,Ф. Яруллин портреты,язучының китаплары.
Материал: Дәреслек 96-99 битләр.
Дәрес төре:яңа материал үзләштерү.
Дәрес тибы: дәрес-презентация.
Дәрес планы.
Оештыру өлеше:
Дәреснең максатын җиткерү.
Актуальләштерү:
Өй эшен тикшерү.
Рәсем буенча әкият геройларын әйтү.
Ф. Яруллин турында әзерләнгән материал буенча сөйләү.
Язучы турында презентация карау.
Физкультминутка.
Яңа материал буенча эш.
Ф. Яруллинның Кояштагы тап әкиятен уку.
Сорауларга җавап бирү.
Дәреслектәге рәсем буенча эш.
Әкият геройларына характеристика .
Физкультминутка.
Мәкальләрнең мәгънәләрен ачу.
Йомгаклау.
Сорауларга җавап.
Өй эше бирү.
Билгеләр кую.
Дәрес барышы.
Оештыру өлеше.
Балалар, барыбыз да дөрес итеп утырдык. Әйдәгез, дәресне күтәренке күңел белән башлар өчен, бер-беребезгә карап елмаеп алыйк. (Балалар бер-берсенә карап елмаялар)
Актуальләштерү.
Әйдәгез, өй эшләрен тикшереп алыйк.
Мин сезгә Ф. Яруллинның әкиятләрен укып, үзегезгә ошаган әкияткә иллюстрация ясарга биргән идем.
Кем нинди әкияткә рәсем ясады? Рәсемегез буенча бу әкиятнең геройларын, эчтәлеген әйтеп бирегез. (Балалар рәсемнәрен күрсәтәләр, рәсем буенча кыскача г

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: