Фәнис Яруллин "Кояштагы тап"

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

;
Әкият эчтәлеге буенча сораулар (сораулар аерым языла, һәр балага бер сорау бирелә)
- Малай кем белән яшәгән?
- Аның әнисе нинди кеше булган? (тырыш, чөнки кояш белән бергә торган, бергә яткан)
- Шул урынны табып укып күрсәтегез.
- Улы аның хәленә кергәнме? (юк, ул уйнаган да уйнаган)
- Көннәрдән – беркөнне нәрсә булган?
- Әнисе улына нинди эш куша?
- Малай нәрсә дип җавап бирә? Сез малай урынында булсагыз, нәрсә дип җавап бирер идегез?
- Ул суны әнисе әйткән чишмәдән алганмы?
- Малай нинди начар эш эшләгән?
- Бу яман эшне нәрсә күргән?
Дәреслектәге рәсемне карау.
- Малайның начар эшеннән, дөнья нишләгән?
- Рәсемгә туры килгән җөмләләрне табып укыгыз.
- Кояшның каралу сәбәбен әни кеше ничек аңлата? (дәреслектән табып укырга)
- Малай үзенең хатасын таныганмы?
- Табигатьтә нинди үзгәреш була?
- Ә ни өчен кояштагы тап бетмәгән?(дәреслектән табып уку)
Физкультминутка
Әкияттәге образларга характеристика бирү.
Бу әкияттә әни кеше нинди?
Ә малайга нинди сыйфатлар хас?
Сез әти-әниегезнең үтенечен тыңлыйсызмы?
Ана куены – туннан җылы , Ана җылысы – кояш җылысы мәкальләренең эчтәлеген ачу
Ни өчен шулай диләр?
Ф. Яруллин әкияттә әни белән кояшны бергә ала. Ни өчен?
Кояш – яктылык, матурлык билгесе. Ул җиргә, хайваннарга, үсемлекләргә көч, җылылык, тормыш бирә.
Әни дә безгә тормыш бүләк итүче, көч рәхәтлек бирүче. Димәк кояш та, әни дә безгә бик кадерле. Тикмәгә генә:
Һәрвакыт булсын кояш;
Һәрвакыт булсын һава.
Һәрвакыт булсын әни;
Һәрвакыт булыйм мин. – дип җырламыйлар.
Йомгаклау.
Бу әкият аша язучы нәрсә әйтергә тели, аны нәрсә борчый?
Сабак алган малай, киләчәктә нинди кеше булыр дип уйлыйсыз?
Дөньяда бер генә яманлык та, б

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: