Фигыльнең заман формаларын кабатлау (Времена глаголов)

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

5 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе.
Тема: Фигыльнең заман формаларын кабатлау.
Максат:
. 1Үткән дәресләрдәге алган белемнәргә таянып,фигыльнең үткән,хәзерге,киләчәк заман формалары турында белемнәрне искә төшерү,ныгыту;
2. Фигыльнең заман формаларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтүне дәвам итү, ишетеп аңлау, диалогик,монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, яз темасы буенча сүзлек запасын баету;
3. Кошларга сакчыл караш тәрбияләү, аларга ярдәм итәргә өндәү.

Җиһазлау: дәрес темасы буенча презентация, яз турында рәсемнәр, ситуатив күнегүләр, аудиоязма, видеохат, физминутка өчен күнегүләр комплексы, текст язылган карточкалар,таблица.
Дәрес тибы: катнаш
Дәрес барышы
I . Оештыру.
1. Исәнләшү, уңай хәләт тудыру
-Исәнмесез укучылар!
-Күңелле үтсен дәрес.
Сезнең белән яңа белем,
Эзләр өчен әзер без.
Саумы ,кояш,саумы көн!
Дусларым хәерле көн!
Телим сезгә сәламәтлек,
Бәхет һәм яшәү дәртен.
Уе изге баласына,
Булышыр табигать тә.
Эшкә тотыныйк дусларым,
Хуш,хәерле сәгатьтә.

Менә шундый җылы . изге теләкләр белән бүгенге дәресебезне башлыйбыз. Балалар, сезне кызыклы да, җитди дә эш көтә. Шуңа күрә белемегезне эшкә җигәргә, дәрестә актив булырга тырышыгыз.
2. Актуальләштерү.
- Укучылар,тәрәзәгә күз салыйк әле һәм бүгенге көн турында , һава торышы турында сөйләп карыйк.
-Хәзер нинди ел фасылы?
-Яз айлары нинди айлар?
-Язга кадәр нинди ел фасылы иде?
-Яздан соң нинди ел фасылы булачак?
-Сезгә нинди ел фасылы ошый? Ни өчен?
-Күптән түгел язгы каникуллар узды,каникуллара нишләдегез?

2) Шигырьне игътибар белән тыңлагаз, төп фикерне бер җөмлә белән әйтегез.
Каникулда рәхәт иде;

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: