Эш яратып үссеннәр

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>


Еш кына олылар баланың кечкенә булуын, берни дә эшли белмәвен, комачаулап кына йөрүен сәбәп итеп, аны бер эшкә дә катнаштырмыйлар һәм шуның белән сабыйның шәхесе формалашуга зур зыян китерәләр. Шуңа күрә аны көче җитәрлек эштән беркайчан да читләштермәскә кирәк. 2-3 яшьләрдә үк инде баланы үз-үзен карарга: мөстәкыйль рәвештә ашарга, киенергә һәм чабышырга, кием-салымын билгеле бер урынга элеп куярга, уйнаган уенчыкларын җыярга өйрәтү бик мөһим. Баланы үз-үзенә хезмәт күрсәтергә өйрәтү аны хезмәткә әзерләү итеп каралырга тиеш.
Бераз үсә төшкәч, балага өй эшләрендә катнашырга мөмкинлек бирелә. Бүлмә җыештырганда әнисе улының яки кызының кулына юеш чүпрәк тоттырып, тузан сөртергә куша, табын әзерләгәндә, тәлинкәләрне саклык белән генә куярга кирәклеген әйтә. Балага җиләк-җимеш яки яшелчә юарга да рөхсәт итәргә мөмкин.
Кызганычка каршы, кайбер ата-аналар: "Интекмәсеннәр, үскәч тә өлгерерләр әле", - дип, балаларына бернинди эш кушмыйлар. Ә берничә елдан улларының яки кызларының булдыксызлыгыннан үзләре үк зарлана башлыйлар. Ир баланы өй эшләренә өйрәтүдә ата үрнәге зур роль уйный. Әгәр дә әти кеше андый эшләргә бары тик хатын-кыз шөгыле дип кенә караса, аның улы да шулай тәрбияләнер, әнисе берәр эш кушса: "Хатын-кыз тугел лә мин!" - дип кенә җибәрер. Хәтта кайбер аналар үзләре дә өйне хатын-кыз гына җыештырырга, бу эшкә кызларны гына өйрәтергә кирәк дип саныйлар. Бу ялгыш һәм зарарлы караш. Гаиләдә ирләргә дә, хатын-кызга да эш җитәрлек. Ата-аналар өйдә бергәләп эшләргә, балаларын да шуңа өйрәтергә тиеш. Чөнки бугенге балалар - булачак ата-аналар.
Әгәр өегездә берәр төрле кош булса, аны да балагыз карасын, аңарга ашарга-эчәргә бирсен, читлеген чистартып торсын. Бу эш балада табигәтькә мәхәббәт, шулай ук җаваплылык хисе тәрбияли. Б

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: