Эш яратып үссеннәр

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Эш яратып үссеннәр
Ата-аналар өчен киңәш
Гаилә - бала өчен иң беренче социаль дөнья. Яшь буын хезмәткә иң элек шунда өйрәнә. Кече яшьтән үк хезмәткә өйрәтү аның табигатенә бик туры килә. Балага хас булган активлык, барын да белергә, узе эшләп карарга омтылу хезмәттә аеруча ачык чагыла. Кечкенә бала уен аша хезмәткә тартыла. Ул әнисе яисә әтисе эшләгәнне карап торырга ярата, аннары шуны кабатлый: шофер, сатучы яки врач булып уйный. Уйнаганда исә төрле әйберләр белән эш итә, хәрәкәтләнә. Әгәр 2-3 яшьлек улыгызга яки кызыгызга өстәл сөртергә кушсагыз, ул әлеге хәрәкәтне шактый озак кабатлар. Чөнки бу эш балага зур шатлык һәм куаныч китерә, әмма бу хәрәкәтләрне ул механик рәвештә генә башкара. Ә 5-6 яшьләрдә инде аңарда үзенә тапшырылган эшне пөхтәрәк, әйбәтрәк итеп башкару омтылышы көчәя. Әтисе яисә әнисе башкарган эшне дә аңлы рәвештә кабатлый башлый. Биредә ата-ана балага ярдәм итәргә, аның эшчәнлегенә тиешле юнәлеш бирергә тиеш. Югыйсә аның хезмәт эшчәнлеге сабый баланыкы кебек бик гади һәм эчтәлексез булып калуы бар.
Белгәнебезчә, хезмәт баланың физик һәм психик үсешенә уңай тәэсир итә, аның мускулларын ныгыта, игътибары, күзәтүчәнлеге, тапкырлыгы артуга ярдәм итә. Теләк булганда, бала башлаган эшен яхшырак итеп очлап чыгарга омтыла. Ә бу, үз чиратында, ихтыяр көчен тәрбияли, һәртөрле каршылыкларны җиңәргә, куелган максатка ирешергә өйрәтә. Практик күнекмәләр баланың хәтеренә нык сеңеп кала, аның фикерләү сәләте арта, ул торган саен күбрәк белергә омтыла. Хезмәт баланы рухи һәм физик яктан да чыныктыра. Бала да үзе эшләгән әйбергә, өлкәннәр дә шундый ук саклык, игътибар белән карарга тиеш. Чөнки үз хезмәте аша бала олылар хезмәтен дә ихтирам итәргә өйрәнә. Ул тирә-ягындагы кешеләрнең өйдә, заводта, кырда яки бакчада ничек эшләвен хәтеренә сендереп бара.

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: