Бәйлекләр

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

4 класста татар теле дәресеннән технологик карта.

Дәрес темасы : Бәйлекләр.
Дәрес тибы : белемнәрне ныгыту, кабатлау.
Дәреснең максаты:укучылар белән бәйлек һәм бәйлек сүзләр турында алган белемнәрне ныгыту;
Бурычлар : - төрле килешләрдә исемнәрнең һәм зат алмашлыкларының бәйлекләр белән килүенә йомгак ясау, системалаштыру, бәйлек төшенчәсен грамматик категория итеп укучыларга аңлату;
- күзаллау, логик фикерләү сәләтен , фәнгә карата танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү өстендә эшләү;
- бер-берең белән яхшы мөнәсәбәттә булу, дуслык кадерен белергә өйрәнү;

Җиһазлау:МЭНЭДЖ МЭТ, өстәлләрнең , дәреслекләр, эш дәфтәрләре, диапроектор, слайдлар;
Кулланылган технологияләр:-уен, - проблемалы укыту, - парларда, төркемнәрдә эшләү технологиясе
Универсаль уку гамәлләре:
Шәхси :дуслар белән күңелле икәнлеген аңлау, дуслыкны сакларга өйрәнү;
Регулятив:кагыйдәләр, алгоритмнар кулланып уку биремнәрен үтәү;
Танып - белү :бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр турындагы алган белемнәрне ныгыту;
Коммуникатив : партнёрларның фикерләрен тыңлап, үз фикереңне дә әйтеп, аралашу кагыйдәләрен үтәп эш алып бару;.
Предметлы : күнегүләр эшләгәндә бәйлекләрнең әһәмиятен аңлау;

Дәрес эчтәлеге
Дәрес этаплары
Укытучы эшчәнлеге
Укучылар эшчәнлеге
Сингапур системалары
УУГ
1. Оештыру:
(уңай психологик халәт тудыру)

- Хәзер безнең татар теле дәресе. Әйдәгез бер-беребезгә елмайыйк һәм күтәренке кәеф телик. Өстәлләрдә сезнең номерларыгыз куелган МЭНЭДЖ МЭТ карточкалары бар. 1,2,3,4 укучылар кулларын күтәрә. Яхшы! Иңсә күршеңне (соседа
по плечу), йөз күршеңне (соседа по лицу) сәламлибез.
- Мин сезгә ышанам, безнең барысы да әйбәт булачак, сез бары тик игътибарлы булыгыз! Кишер уабыз!


Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: