Бүлү

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

дусларыма
Чәчәкләр алып киләм.
Туган көннәр белән , дуслар,
Туган көннәрең белән!
Җыр : Җырла, җырла дип әйтәсез
Бүген бездә олы бәйрәм.
Уйныйлар да көләләр.
Безнең дуслар шундый алар,
Бәйрәм итә беләләр.
Бүген бездә олы бәйрәм
Бүген бездә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген
Күңел шуңа шатлана.
Бар дуслар бергә җыелдык
Барыбыз бергә булдык.
Бергә шундый күңелле.
Әллә шулай түгелме?
Беркем читтә калмасын
Безнең белән уйнасын.
Бергә бәйрәм иткән
көннәр онытырлык булмасын.
Җыр :Коймаклар
Нәрсә соң ул туган көн?
Бәйрәм итә торган көн!
Уенчыклар, күчтәнәчләр
Бүләк итә торан көн!
Бәйрәмнәр бик күп алар.
Туган көн ул бер генә.
Уйнап үскән дусларыңның
Тик кадерен бел генә.
Бүген бит бик матур көн
Бездә шатлык булган көн.
Уйнап- көлеп, җырлап –биеп
Гөрләп үтсен туган көн!
Без уйныйбыз, уйныйбыз
Якты көннән туймыйбыз.
Туган көннәр гөрләп үтсен
Биибез дә җырлыйбыз!
Җыр : Үз җырыбыз булсын әле
Синең бүген туган көнең
Син бу көнне туган.
Туган көнең була икән
Әйбәт инде ул туган.
Туган көнгә дусларыңны
Дәшүләре бик рәхәт.
Бу дөньяда тууларың
Яшәүләре мең рәхмәт.
Туган көндә һәрбер теләк
Чын була, чынга аша.
Әйтерсең лә кояш нуры
Җиргә бәхет өләшә.
Тәрбияче:
Ап- ак гөлләр белән бизәп
Туган якның ал таңнарын
Җыр-моң булып җиргә кар явып
Туган якны сагнып кыш килде.
Мөмкин түгел кеше гомеренең
Язын, җәен, көзен билгеләү.
Кыш аенда туган балалар
Матур булсын сезнең теләкләр.
Яңа яуган ап-ак кардай
Бәхет, сәләмәтлек, сезгә теләкләр.
Тәрбияче кыш аенда туган балаларның исемнәрен әйтә, исеме чыккан бала зал уртасына чыгып ба

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: