Әбиемнең серле сандыгы

Страницы: <<  <  1 | 2


Әмир: Тамчы там, тамчы там,
Тамуыңны яратам.
Тамган тамчыларга карап
Мин җырларга яратам.
Яз җыры
Әни: Әйдә әле, кызым, карыйк әле, тагын ниләр бар икән бу китапта? Татар милли киемнәре кигән балалар рәсеме бу биттә. Нинди матур киемнәр! Кызым, әбиеңнен сандыгында да шундый милли киемнәр бар бит.
Сандыктан калфак алабыз
Индира: Сандыкта ятты озак
Әбием чиккән калфак
Ул калфакны әбием
Кадерләп кигән һәрчак.
Лилиана: Их, безнең татар кызлары
Ак калфак киюләре
Калфак кигән чибәрләнең
Ягымлы көлүләре.
Раил: Уйнат-уйнат гармуныңны
Биесеннәр яшь кызлар
Безнең кызлар нурлы йөзле
Әйтерсең лә йолдызлар.
Кәрия-Зәкәрия җыры
Сандыктан сөлге алабыз
: Татар хатын-кызларыбыз
Эшнең серен белгәннәр
Кич утырып, җырлар җырлап
Оста чигү чиккәннәр.
- - - - - - : Бу сөлгеләр-эскәтерләр
Тамбур белән чигелгән
Әллә инде өсләренә
Чын чәчәкләр сибелгән.
Гадел: Кәләпүшем, кәләпүш
Укалыдыр читләре
Шундый матур кәләпүшле
Малай булдым бит әле.
Әдилә Ханова: Без-татарлар, шушы исем белән
Җирдә яшәү-үзе зур бәхет.
Яшибез без бу җирдә
Бар халыклар белән берләшеп.
Мәрьям: Туган җирем, Идел буе
Һәр телнең бар туган иле
Туган җирем кебек назлы
Җырдай моңлы татар теле.
Әдилә Садриева: Матурлыкка бай ул безнең тормыш
Адым саен анда матурлык
Барлык батырлыкның, матурлыкның
Иҗат итүчесе-халык бит.












Страницы: <<  <  1 | 2
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: