Әбиемнең серле сандыгы

Страницы: 1 | 2  >  >>

Яшь буынга мирас булып
Бер хәзинә калсын үткәннән.
Әбиемнең серле сандыгы
Әни: Кызым, бүген без синең белән бик күп җирләрдә булдык, күп нәрсәләр күрдек. Казаныбызның тарихи урыннарын карадык. Тәмам арыдык, талдык.
Азалия: Әнием, арысак та, талчыксак та миңа бик ошады.
Әни: Әйдә, кызым, утырып бераз ял итик. Кара әле, балам, безнең өебездә дә истәлекле, тарихи әйбер бар бит. Мин менә бу әбиеңнең матур сандыгы турында әйтәм.
Азалия: Әнием, әбиемнең бу серле сандыгы мине күптәннән кызыктыра. Әйдә, ачып карыйк әле шуны.
Әбиемнең матур сандыгы
Кызыктыра мине күптәннән.
Ачыйк әнием әбекәйнең сандыгын
Әни: Ай, кызым, бигрәк матур шигырь беләсең икән серле сандык турында.
Шул вакытта балалар керә.
Балалар: Исәнмесез!
Әни: Исәнмесез, балалар! Рәхим итегез, утырыгыз.
Балалар, бүген мин сезне бер истәлекле серле сандык белән таныштырырга үзебезгә кунакка чакырдым. Бу серле сандык безгә истәлеккә әбиебездән калган. Әйдәгез әле, балалар, бу сандыкны ачып карыйк.
Ай-хай, нәрсәләр генә юк икән бу сандыкта! Төрле-төрле китаплар да бар монда.
Китап алабыз
Азалия: Ааай, нинди зур китап!
Әни: Кара, нинди матур яз күренеше бу биттә. Балалар, ә сез яз турында нәрсәләр беләсез?
Сүз балаларга бирелә
Лилия: Моннан бик күп еллар элек Яңа ел яз аенда башланган бит. Мөселман календаре буенча хәзер дә Яңа елны 21 нче мартта каршылыйлар. Ул Нәүрүз дип атала.
Илшат: Яз көне бөтен дөнья яшәрә, тормыш та яңарып киткән кебек була. Урамда да яз ае: дөнья матурлана, тамчылар таба.
Камил: Тамчылар тама тып та тып
Тамчылар сикерәләр
Аларны булмый туктатып
Алар яз китерәләр.
Зәлия: Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы
Сагынып көткән яз килә.

Страницы: 1 | 2  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: