Тематик зарядка
нинди дә булса һөнәр ияләренә багышлана. Без бүген гадәти зарядка ясарга әти- әниләребезне дә чакырабыз.
2алып баручы :Кемнәр уйнарга ярата,
Кемнәр өлгер һәм җитез?!
Безнең белән ярышырга
Кемнәр тели, әйтегез!
1 алып баручы Безнең белән ярышырга
Җитез әти-әниләр кирәк.
Кемнәр ярышырга әзер
Чыгып басыйк тизрәк!
Командаларга бүленгән әти-әниләр баш өстеннән тупны үзара бирешә, уен 2-3 тапкыр кабатлангач, җиңгән команда билгеләнә.
2алып баручы Раз-два, раз-два
Бер, ике, өч -диюгә
Һәркем кире йөгерә
Урын алып өлгерә.
Нәниләрне билгеле бер арада йөгертү . Тәрбияче "Минем янга йөгерегез!",дип сигнал бирә, балалар аңа каршы йөгерә. Уен 2 -3 тапкыр кабатлана
2алып баручы Хәрәкәттә бәрәкәт Икәнен онытмагыз.
Бер урында тик торудан Күгәреп тутыкмагыз.
Хәрәкәттә-бәрәкәт,-ди Безнең Раяз тапкыр ул.
Көн дә физзарядка ясый, Шуңа көләч , матур ул.
Безнең бәйрәмне карарга, Әниләр дә килгәннәр.
Бергәләп күңел ачыйк, Уйнап алыйк, дигәннәр.
Әниләр белән скакалкада сикерү.
1алып баручы Сез әзерме безнең белән
Арыганчы уйнарга?
Күңелле уен башладык,
Әйдә, пирамида ясарга.
Уен " Пирамиданы кайсы команда җитез һәм төгәл җыя "
Табышмакларга җавап табу:
а) Җәй буе ял итәрләр, а) Җәй көне чоланда ята,
Кыш тәпиләп китәрләр. Кыш көне бездән калмый.
б) Биш агайга бер күлмәк. б) Күзе дә юк, колагы да юк
Үзе сукырны җитәкли.
2 алып баручы Чираттагы уеныбыз " Ми чарлау " дип атала.
а) Бокс мәйданчыгы ничек атала? (ринг)
б) Теннис уены мәйданчыгы? (корт)
в) Штраф тибүе? (пенальти)
г) Хоккейны нәрсәдән башка уйнап булмый? (алка)
д) Каратэның ватанын атагы
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 | 5 > >>