Базарда

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Конспект урока по татарскому языку в 6В классе на тему "Базарда"
( "Татар теле" 3 нче сыйныф, 49-50 нче дәресләр)
Учитель татарского языка и литературы НС(К)ОШ 69
Текст. "Базарда"
Бу текстны өйрәнү өчен 2 сәгать бирелгән:
1 нче дәрес - текст белән танышу
2 нче дәрес - текст өстендә эш
Тема: "Базарда" тексты
Дәреснең максаты:
"Базарда" текстын аңлап укуга ирешү; җиләк-җимеш, яшелчә атамаларын истә калдыру, нинди соравына җавап бирүче сүзләрне искә төшерү.
Бурычлар:
1) "Базарда" тексты белән танышу,сүзлек составын җиләк-җимеш, яшелчә атамалары белән баету;
2) Укучыларның иҗади фикер йөртү сәләтләрен коррекцияләү, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
3) Бер-береңә игътибарлылык тәрбияләү. Бер-береңә ярдәм итә белү.
Дәреснең тибы: яңа белем бирү дәресе
Җиһазлау:
Дәреслек : Р. З. Хайдарова, Г. М. Әхмәтҗанова, Д. Ә. Гыйниятуллина
Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге
ноутбук, презентация, таратма материал.
Эшне оештыру
Фронталь һәм индивидуаль эш
Дәреснең барышы:
I Оештыру
Дәрескә әзерлекне тикшерү, уку әсбапларын барлау.
-Исәнмесез, укучылар! Молодцы, дәрескә барыгыз да әзер. Бер-берегезгә карап елмаегыз да, хәерле көн теләгез:
-Хәерле көн, миңа!
-Хәерле көн, сиңа!
-Хәерле көн, безгә!
- Хәерле көн,сезгә!
(дежур укучы белән әңгәмә)
- Кем бүген дәрестә дежур?(Бүген дәрестә мин дежур)
- Атнаның кайсы көне?(Бүген чәршәмбе)
- Бүген ничәнче число? (Бүген 11нче ноябрь)
- Урамда һава торышы нинди? (Урамда кар ява)
II Актуальләштерү
Өй эшен тикшерү
Белемнәрне тикшерү һәм аларны коррек

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: