Балыклар

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

МБГБУ Кенәбаш башлангыч мәктәп – балалар бакчасы
Тема: Балыклар.
Интегральләштерелгән ачык дәрес (табигатьсынлы сәнгать)
1 класс
Фазылҗанова Р. Ф.
2013 ел
Тема: Балыклар.
Максат: 1. Укучыларны балыклар һәм аларның тышкы төзелешләре белән
таныштыру.
2. Диңгез һәм күл балыклары турында булган белемнәрен тирәнәйтү.
3. Су астының матурлыгын күрә белү, балыкларга карата сакчыл ка-
раш тәрбияләү.
Материал: дәреслек Әйләнә-тирә дөнья, 40-41 бит,1класс,
автор О. Н. Федотова, Г. В. Трафимова, С. А. Трафимов.
Җиһазлау: проектор, экран, балык шаблоны.
Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Дәрес төре: катнаш.
Дәрес планы.
I. Оештыру.
1. Дәрескә әзерлекне тикшерү.
2. Уңай психологик халәт тудыру.
Хәерле көн. Кәефләрегез ничек укучылар?
Әйбәтме, әйбәт булырга тиеш,чөнки безгә бүген кунаклар килде. Кунаклар янында гел елмаеп кына торырга кирәк, Әйдәгез әле, елмаегыз. Елмаю кәефләрне күтәрә, гомерләрне озайта.
II. Теманы ачыклау.
- Балалар, без бүген сезнең белән бик матур, тылсымлы җиргә сәяхәткә китәрбез. Күзләрегезне йомыгыз. (слайд 1)
- Ә хәзер күзләрегезне ачыгыз, бу нинди җир балалар? (Бу – су асты)
Карагыз әле, су астында ничек матур, анда нәрсә генә юк: төрле суүсемнәр, җан ияләре күренә. Мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм, сез аның җавабын уйлагыз.
Канаты бар – очмый,
Аягы юк – йөри. . . . . . (балык) (слайд 2)
- Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (балыклар турында)
III. Дәрес темасы өстендә эш.
Ташбакадан сорау. (слайд 3)
Балалар, нәрсә соң ул балык? (укучыларның җаваплары)
Ул кайларда яши? (күлдә, елгада, диңгездә, океаннарда)
Алар нәрсә белән сулый? (саңаклары)
Тәннәре нә

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: