Алмашлык төркемчәләре

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

4 слайд (Перфокарта белән эш. Эшләп бетергәч такта ярдәмендә тикшерелә. Анда алмашлык төркемчәләренең исемнәре язылган. Укытучы әйткән алмашлыкларны билгеләп нокта куеп,,нокталарны тоташтырып,график төзергә.
Төркемчәләрнең






Алмашлыклар: кайсы,алар,һәммәсе,бернинди,теге,нигә,сезнеке,барысы,һичкем,болай,
әллә кем, синеке.
(Җаваплары телдән тикшерелә. )
IV. Ныгыту:
Уйнап алабыз. 5 слайд (Укытучы сораулар бирә,укучылар аларга юклык алмашлыгы белән җавап бирәләр. )
Бүген кем соңга калды?(һичкем)
Сезне нәрсә гаҗәпләнә?(бернәрсә дә)
Кайчан начар эш эшләдең? (беркайчан да)
Бүген нинди билге алдың?(бернинди дә)
Кичә кая бардыгыз?(беркая да)
Яшел карточкалар белән эш: (сорауларга җавап бирү)
1карточка: -Кайсы төркемчәгә кергән алмашлыклар килеш белән төрләнә?
2 карточка: - Кайсы төркемчәгә кергән алмашлыклар тартым белән төрләнә?
3 карточка: - Һич тамырыннан ясалган алмашлыкны әйтегез.
4 карточка: - Әллә кисәкчәсе катнашкан алмашлыкларны әйтегез.
Зәңгәр карточкалар белән эш: (Күп нокталар урынына тиешле алмашлыкларны куеп укырга. )
Галимҗанның әтисе белән . . . әти туган. Галимҗанның әтисе . . . әтидән берничә яшькә олырак. Өйләребез янәшә. Ике гаилә бер- берләре белән дус,тату. . . . дә Галимҗан белән дус. Галимҗан . . . яшьрәк. (М. Ибраһимовтан)
V. Йомгаклау:
1. Гомумиләштереп нәтиҗә ясау.
- Алмашлык- мөстәкыөль сүз төркеме.
- Ул предметка,затка,прдметның билгесенә(эш-хәленә)күрсәтә,ләкин аны атамый. Исем,сыйфат,рәвеш,сан кебек сүз төркемнәрен алыштырып килә.
- Мәгънәләре буенча җиде төркемчәгә бүленә.
-Сөйләмне матурлый,кабатлауларны булдырмый.
2. Билгеләр кую.
3. Өй эше бирү:
а) һәр алмашлык төркемчәсенә 2 шәр мисал язып клергә

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: