Ак төс- кыш төсе

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

ес укучылар, без кошларга булышырга тиеш. Ә хәзер без сезнең белән җирле шагыйрәбез Гөлзада Әхтәмова язган "Чыпчык" шигырен укыпкитәрбез. (укытучы сәнгатьле итеп укый)
Чыпчык.
Кун әле,чыпчыгым
Син минем учыма
Бер генә сөям дә
Аннан соң очырам

Син ничек түзәсең
Кыш салкын, җил усал
Йоп-йомшак бияләй
Җылытыр син кунсаң


Балалар эчтән укыйлар
1-3 укучы кычкырып укый
Хор белән уку

- Укучылар нинди кош турында сүз бара?
- Чыпчык турында сүз бара.
- Чыпчык кышны кайда үткәрә?
- Чыпчык кышны урамда үткәрә.
- Аңа салкынмы?
- Әйе, аңа бик салкын.
- Димәк, укучылар, кыш көне кошларга бик салкын икән, азык табуы бик авыр, шуңа күрә без аларга булышырга тиеш. Ә хәзер без сезнең белән сүзлек дәфтәрләренә тактада бирелгә сүзләрне язып куярбыз.
Ак-белый
Чиста - чистый
Салкын - холодный
Йомшак - мягкий
Юеш - мокрый
Җепшек - талый
Пычрак - грязный
Коры - сухой

- Балалар, без бирелгән сүзләр белән хәзер җөмләләр төзибез. (слайдлар күрсәтелә һәм укучылар яңа сүзләрне кулланып җөмләләр төзиләр)
- . . . . . . . . .
- Шулай итеп укучылар, кыш көне нәрсә ява?
- Кыш көне кар ява.
- Салкын көннәрдә кар нинди була?
- Салкын көннәрдә кар ак, чиста, салкын, коры була.
- Ә җылы көннәрдә кар нинди була?
- Җылы көннәрдә кар йомшак, юеш, җепшек, пычрак була.
- Ә хәзер укучылар без сезнең белән кечкенә генә тест эшләп алабыз. Сез инде тест сорауларына җавап бирә беләсез, шулай да исегезгә төшереп китәргә кирәктер дип уйлыйм. Бер сорауга 4 вариант җавап бирелә сез шулар арасыннан дөрес җавапны сайлап алырга тиеш буласыз.
Тест.
1. Хәзер нинди ел фасылы?
а) җәй<

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: