д " Ак төс- кыш төсе" ) Димәк, укучылар бүген без сезнең белән нинди ел фасылы турында сөйләшәчәкбез?
 - Кыш фасылы турында сөйләшәчәкбез. 
 - Бүген урамда нинди һава?
 - Урамда салкын,чиста, саф һава. . . 
 - Укучылар, быел кыш ничек килде: вакытындамы, иртәме, соңмы?
 - Быел кыш иртә килде. 
 - Ни өчен шулай уйлыйсыз?
 - Чөнки кар иртә яуды, көннәр суытты. . . 
 - Кыш айларына нинди айлар керә?
 - Кыш айларына декабрь, гыйнвар, февраль керә. 
 - Укучылар, декабрь аенда нинди бәйрәм була?
 - Декабрь аенда Яңа ел бәйрәме була. 
 - Гыйнвар аенда нинди бәйрәм була?
 - Гыйнвар аенда Раштуа бәйрәме була. 
 - Февраль аенда нинди бәйрәм була?
 - Февраль аенда Ватанны саклаучылар бәйрәме була. 
 - Бу бәйрәм кемнәр өчен?
 - Бу бәйрәм бабайлар, әтиләр, малайлар өчен. 
 - Укучылар, димәк, тиздән без Яңа ел бәйрәмен үткәрәбез. Яңа ел бәйрәмендә без нәрсә бизибез?
 - Чыршы агачын бизибез. 
 - Бик дөрес. Укучылар кыш көне балалар нинди уеннар уйныйлар соң?
 - Кар атышлы, чыңгыда, чанада, тимераякта шуалар. 
 - Нинди кошлар безнең якларда кышламыйлар?(рәсемнәр күрсәтелә һәм балалар танып, аларның исемнәрен әйтәләр)
 - Сыерчык, карга, торна, каз, үрдәк. . . 
 - Ә нинди кошлар монда калалар?(шулай ук рәсемнәр күрсәтелә, балалар аларның исемнәрен әйтәләр)
 - Чыпчык, чәүкә, күгәрчен, саескан. . . 
 - Укучылар, кыш көне кошларга җиңелме?
 - Юк, кыш көне кошларга җиңел түгел. 
 - Без аларга булышырга тиешме?
 - Әйе, без аларга булышырга тиеш. 
 - Ничек булышырга тиеш?
 - Җимлекләр ясарга, анда көнбагыш, ярма, ит, май салырга кирәк. ( ял итеп алу)
 Җил исә, исә
 Агачларны селкетә. 
 Җил тына, тына,тына
 Агачлар үсә, үсә. (2 тапкыр )
 - Дөр
		Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>
