Агачлар – безнең яшел дусларыбыз

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Казан шәһәре Идел буе районының 161 - нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы








"Агачлар - безнең яшел дусларыбыз".
(мәктәпкәчә эзерлек төркеме балалары өчен)

Төп белем бирү эшчәнлеге "Әйләнә-тирә дөнья".











Тәрбияче I кв. кат.
Закирова Зөһрә Рафис кызы.






Казан-2020ел

Төп белем бирү өлкәсе: Танып-белү үсеше
Яшь категориясе: 6-7 яшьлек балалар
Белем өлкәләрен интеграцияләү: сөйләм телен үстерү, экологик тәрбия бирү.
Балалар эшчәнлегенен төрләре: Социаль коммуникатив-аралашу, танып белү,эзлэну , иҗади-эстетик үсеш, уен рәвешендә белем алу,
этик, ситуатив әңгәмә.
Интеграцион максатлар һәм бурычлар.
Максат: Балаларда табигатькә сакчыл караш булдыру,
Табигатнең кирәклеге турында күзаллауны формалаштыру.
Белем бирү бурычлары:
Балалар белән "кайры" ( агач кайрысы) "кора"( древесная кора) төшенчәсен аңлату, агачның ни өчен хезмәт итүен ачыклау;
Агачның тышкы кыяфәтен, яшен белергә өйрәтү;
урманны, кош-кортны, хайваннарны өйрәнү һәм карау белән шөгыльләнүче һөнәрләрнең исемнәрен беркетү;
Балаларның агачның файдасы турында белемнәрен киңәйтү.
Үсеш алу бурычлары:
Сөйләм- телен үстерү, күз аллаү карашны үстерү, балаларның тикшеренү сәләтләрен үстерү.
Тәрбияви бурычлар:
Агачларга мәхәббәт, аларга сакчыл һәм кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү.
Белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартлары.
Техник җиһазлар: ноутбук (презентация)
Дидактик материал: агач тамыры кисәкләре (каен, чыршы, юкә, нарат); сумала кисәкләре, тирәк ботаклары; көрән төстәге кәгазь бите, кәгазь яшел яфраклар; коры агач схе

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: