Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема: Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты.
Беренче дәрес.
Җиһазлау. Шагыйрьнең портреты, язучыларның фикерләре, дәреслек, компьютер,презентация, Һади Такташ сүзләренә язылган җыр "Урман кызы" .

Метод һәм алымнар. Өлешчә эзләнү методы, укытучы чыгышы, күрсәтмәлелектән һәм техник чаралардан файдалану, сәнгатьле уку, аудиоязма тыңлау, әңгәмә, сорауларга җавап бирү алымнары.

Дәреснең эпиграфы:
" Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга таба юл алдым. . . "
Һ. Такташ.
Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.

Актуальләштерү.
Эпиграфны ничек аңлыйсыз? Һ. Такташ чынында гел югарыга менә алганмы икән?
Әллә бу бары амбицияле сүзләр генәме?
Әйдәгез, бергәләп, темага һәм эпиграфка таянып, бүгенге дәресебезнең максатын билгелик.
Димәк, Авторның тормыш юлын, иҗатын өйрәнү аша аның поэзиясе, яшәү үрнәге, чыннан да, иң туң йөрәкләрне дә эретә, чеметтерә алганын исбатлау. Бу уртак максат.
Минем максатым: Сезне Һ. Такташ биографиясе белән таныштыру, кызыксыну уяту, аны шәхес буларак ачу, татарча матур итеп фикер йөртергә өйрәтү, сезнең тел байлыгын үстерү.
Сезнең нинди максатыгыз булыр? Һ. Такташны шәхес буларак тану, кабул итү, татарча матур итеп фикер йөртергә тырышу.

II. Төп өлеш.
Биография өйрәнү.
А) Сез өйләрегездә Һ. Такташның биографиясен үзаллы укып килергә тиеш идегез. Дәрескә әзерсезме? Ягез бергәләп Һ. Такташның тормыш юлы буйлап сәяхәткә чыгып китик.
Б) Укучылар чыгышы.
В) Укытучы сүзе. Презентация күрсәтү һәм тулыландырып сөйләп бару.
Г) Һ. Такташ турында аудиоязма тыңлау. Хәким Сәлимҗанов сөйли.
Әсәрләрен ничек укуы турында - 01. 00
Нинди шәхес булуы турында - 02. 39

III. Белемне ныгыту. Без шагыйрьләрнең эчке дөньясын т

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: