4 сыйныфта уку дәресе

Страницы: 1 | 2  >  >>

4 сыйныфта укучы рус телле балаларга әдәби уку дәресе эшкәртмәсе.
Төзеде: Гөлназ Мөхәммәтҗанова, Алабуга шәһәренең 10 санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
ТЕМА: "Минем дустым" хикәясе

Дәрес тибы:яңа тема өйрәтү дәресе

Дәреснең максаты:
- "Минем дустым" хикәясенең эчтәлегенә төшендерү,
- Күршеләр, тагын да ныграк, бию түгәрәге, заманча төшенчәләрен сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү,
- дуслык, татулык хисләре тәрбияләү,
- бәйләнешле сөйләмне үстерү.
I. ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ
Исәнләшү:
oo Исәнмесез, укучылар! (Укучылар җавабы)
oo Ничек хәлләрегез? (Укучылар җавабы)
oo Утырыгыз. Дәресне башлыйбыз. Бүген сыйныфта кем дежур? (Дежур укучыны тыңлау)
II. ӨЙ ЭШЕН ТИКШЕРҮ
118 бит, 8 күнегү буенча төзелгән хикәяләрне тикшерү
(укучыларның үзләштерелгән белемнәрен яңадан барлау һәм төзәтмәләр кертү).
III. АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ
Ишетеп аңлау күнекмәләре (аудирование):
Прослушайте и рсскажите содержание текста:
oo Көн матур, кояшлы иде. Алсу Айгөлне тимераякта шуарга чакырды. Кызлар бергә күлгә киттеләр.
IV. ФОНЕТИК ЗАРЯДКА
Прослушайте и укажите слова со звуком о:
Салкын, җил, йомшак, кар, ап-ак, чаңгы, буран, чана, боз.
V. ДӘРЕСНЕҢ ТЕМАСЫН АЧЫКЛАУ. УКУЧЫЛАРНЫҢ УКУ ЭШЧӘНЛЕГЕН МОТИВЛАШТЫРУ.
1. Сорауларга җавап бирү:
oo син мәктәпкә кем белән барасың? (дустым белән)
oo Уйнарга кем белән чыгасың? (дустым белән)
oo Туган көнеңә кунакка кемне чакырасың? (дустымны)
oo Димәк синең якын кешең кем? (дустым)
2. Ә дуслар турында мәкальләр беләсезме? (Дус - акчадан кыйммәтрәк. . . )
3. Без бүген нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (дуслык турында)
VI. ПРОБЛЕМАЛЫ СИТУАЦИЯ БУЛДЫРУ
1. Син дустың

Страницы: 1 | 2  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: