Максат: Балаларны урамнар һәм юллар һәм юлларның функцияләре белән таныштыру.
Белем бирү бурычлары: Юллар, тротуар, тар-киң, төшенчәләре турындагы белемнәрне ныгыту; транспорт йөри торган юлны тротуардан аеру күнекмәләрен булдыру.
Үстерү бурычлары: пронстранствода ориентлашу күнекмәләрен үстерү.
Тәрбияләү бурычлары: Балаларның юлларда үзләрен тоту күнекмәләрен формалаштыру.
Җиһазлау: Урам макеты, юллар һәм тротуарлар ясалган рәсемнәр, конструктор, машина булып уйнаучы һәр балага руль.
Эшчәнлек барышы:
1. Әңгәмә.
Балалардан аларның кайсы шәһәрдә яшәүләре, андагы нинди биналарны белүләре турында сорарга. Алар яшәгән урам ничек атала?
2. Шәһәрнең макетасын җентекләп карау. Балалар бу макетта нәрсә күрәләр? Йортлар нинди ?
-Безнең шәһәрдә урамнар күп; кешеләр һәм машиналарга йөрергә уңайлы булсын өчен, юллар салынган. Сез ничек уйлыйсыз: машиналар белән кешеләр бер юлдан йөриләрме әллә кешеләр өчен махсуз юллар бармы?
Ü
Þ
à
â
â
8
ê
лә, чөнки машиналарның кешеләрне таптаулары бар. Кешеләр хәвефсез йөрсен өчен, тротуар дип аталган махсуз юллар салынган.
1. 3. Сюжетлы рәсемнәр буенча эшләү.
Балалар тәрбияченең үтенече буенча рәсемнәрдә йортлар, урамнар, юллар, тротуарны күрсәтәләр; аларны чагыштыралар; машиналар белән кешеләргә ни өчен бер юлдан йөрергә ярамаганлыгын аңлаталар.
4. Уен:
Балалар ике командага-автомобильләр һәм җәяүлеләргә бүленәләр. Билгеле бер сигнал буенча балалар-машиналар уңга таба хәрәкәт итә башлыйлар, аннары икенче сигнал буенча машиналар туктыйлар һәм йөреп китәләр. Уен барышында тәрбияче машиналар һәм җәяүлеләрнең юнәлешен үзгәртә.
5. Уен:
Балалар төрле машиналар җыялар. Беренче җыйган баланың машинасы алдан бара, аның артыннан икенчесе, өченчес
Страницы: 1 | 2 > >>