Йолдыз Шәрәпова Алъяпкыч» шигыре

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Форма Б
1. Город Казань, Кировский район
2. Закирова Эльмира Ильдусовна, учитель начальных классов МБОУ Гимназия 4 г. Казани
3. Методические материалы для обучающихся на начальной ступени образования
4. Методическая разработка урока.
Йолдыз Шәрәпова Алъяпкыч» шигыре
5. Аннотация проекта
Әлеге сыйныфтан тыш уку эшкәртмәсе 2нче сыйныфта Перспектив башлангыч мәктәп концепциясенә нигезләнә һәм гомуми белем бирүнең 2 нче буын Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә, авторлары Г. М. Сафиуллина, Ф. Ф. Хәсәнова.
Максатлар: 1. Укучыларны Й. Шәрәпова әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү; укуга карата омтылышны үстерү;
2. Укучының сөйләм телен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру;
3. Хезмәткә карата мәхәббәт,хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Й. Шәрәпова сурәте,аның шигырьләренә ясалган иллюстрацияләр, картиналар, авторның җыентыклары, журнал- гәҗитләр.
План:
I . Кереш өлеш
1. Уңай психологик халәт тудыру;
2. Хезмәт, эш, әниләргә булышу турында әңгәмә уздыру;
II. Төп өлеш
Әсәргә анализ ясау;
а) тема,идея, проблеманы табу;
б) алъяпкыч сүзенең аңлатмасын ачыклау;
в) конфликтны билгеләү;
г) сюжет төзелешен ачыклау;
д) әсәрдәге образлар;
III. Укучылар белән тест уздыру.
IV. Төркемнәрдә иҗади эш.
V. Әхлак нормалары кагыйдәләрен искә төшерү.
VI. Нәтиҗә ясау.
Укучыларның чыгышларын бәяләү.
К. Булатованың Әниемнең кызы юк бит шигырен уку, нәтиҗә ясау.
Рефлексия.
Дәрес барышы:
Укытучының кереш cүзе.
-Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Сезгә хәерле эш көннәре телим. Бүген без сезнең белән Йолдыз апагыз язган Алъяпкыч» шигырен укырбыз, әсәргә анализ ясарбыз.
-Әйдәгез әле иң башлап белеп китик: кем өйдә әти-әнисенә,әби-бабасына булышып яши

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: