Я подарю улыбку маме

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Алып баручы: Март аенда, кар өстендә
Кояш нурлар уйната -
Яз килә, каршы алыгыз -
Дигән хәбәр тарата.
Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме -
Әниләр, әби - апалар,
Хатын кызлар бәйрәме!
1 бала: Әниләрнең зур бәйрәме
8 - март бүген.
Бәйрәм булгач, бигрәк ямьле
Барыбыз да шат бүген.
2 бала: Я сегодня не шалю
Вовсе не проказник!
Догадались почему?
Потому что праздник!
3 бала: Кояш көлә, мин елмаям
Сигезенче март бүген.
Бүген әниләр бәйрәме
Шуңа күңелем шат минем.
4 бала: Мы сегодня нарядились,
Будем петь и танцевать,
Будем вместе веселиться,
Будем маму поздравлять!
5 бала: Бу бәйрәмне, зур бәйрәмне
Бар дөнья белеп торсын.
Әниләр дә, әтиләр дә
Елмаеп көлеп торсын.
Җыр «Кунаклар килде безгә»
Матрешка керә
Матрешка: Исәнмесез балалар! Исәнмесез кунаклар!
Шат күңелле - Матрешка мин
Аякларыма читекләр
Сарафанымны киеп
Килдем сезгә кунакка!
8 Март белән сезне котлап
Бәхет, шатлыклар телим!
Алып баручы: Рәхим ит, бәйрәмгә!

Матрешка: Мин бәйрәмгә әниләрне, дәү әниләрне, кызларны котларга килдем.
Котлыйм сезне! Күпме балалар җыелган.
Алып баручы: Матрешка! Безнең балалар, сиңа шаян бию әзерләделәр!
Бию «Стирка»
Матрешка: Рәхмәт! Бик матур итеп биидегез!
Алып баручы: Матрешка, ә безнең балалар тагын әниләренә багышлап җыр әзерләделәр!
Җыр «Гөлем»
(утыралар)
Яз керә.
Яз кызы: Мин ерактан килдем сезгә,
Язлар иленнән.
Урманнарның ал чәчәкләр
Үскән җиреннән.
Чәчәкләрне җыеп алып
Тездем күлмәккә.
Иң - иң матурларын алдым
Сезгә бүләккә.
Алып баручы: Рәхим ит, Яз кызы! Без яз килүне күптән көтәбез, чөнки ул и

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: