җиңеп, безгә тынычлык алып кайта. Без аларга рәхмәтле. Кызганычка каршы, алар елдан- ел кими.
Сугышта катнашкан геройлар арасында безгә таныш шагыйрьләр дә, язучылар да була.
-Сез сугышта катнашкан нинди шагыйрьләрне беләсез? (Муса Җәлил)
Бик дөрес, Муса Җәлил-илебез горурлыгы. Ул дошманнар кулына әсирлеккә төшсә дә, югалып калмаган, үзенең матур шигырьләрен язуын дәвам иткән.
Тагын бер сугышта катнашкан һәм сезгә таныш булган балалар язучысы-Абдулла Алиш. Сез Абдулла Алишның нинди әкиятләрен беләсез?
Уен-табышмак "Бу кайсы әкияттән?"
1. Җәй буе бал җыя,
Кыш буе хәл җыя.
(Бал корты - "Нечкәбил")
2. Соскы борын - бакылдык,
Күп сөйләшә - такылдык.
(Үрдәк - "Сертотмас үрдәк")
3. Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.
(Куян- "Куян кызы")
Ә хәзер без Абдулла Алишның тагын бер әкиятен карап узарбыз. ("Чукмар белән тукмар" мультфильмын карау. )
-Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Чукмар белән Тукмар дус яшәгәннәрме?
- Ни өчен алар талашканнар икән?
-Ә ничек яшәсәң күңеллерәк була икән?
-Әйе, балалар, дус-тату яшәсәң, бер-береңне хөрмәт итсәң, булышсаң, тапкан ризыкларны бергә бүлешеп ашасаң гына, безнең тормышыбыз матур, яшәве дә күңелле булыр иде. Шуның кебек илләр арасында дуслык, татулык булса, сугыш безне әйләнеп үтәр.
Җырлы-сүзле уен "Зилем- Зиләле" (Физминутка)
-Балалар, безнен өстәлдә сезнең белән ясаган канәфер чәчәкләре бар. Әйдәгез аларны төсле кәгазьгә ябыштырып, ветераннарыбызга бәйрәм открыткасы ясыйбыз. 9 май бәйрәмендә без аларга рәхмәтебезне әйтеп, бүләгебезне тапшырырбыз.
-Менә кумәкләшеп ясагач, ничек матур бүләк килеп чыкты.
Димәк, без илдәге тынычлык өчен кемнәргә рәхмәт әйтергә тиеш?
-Илдә сугыш
Страницы: << < 1 | 2 | 3 > >>