Балалар бакчага бик теләп йөри, Аллаһка шөкер! Ә менә "Алтынчәч" балалар бакчасына әти- әниләр дә бик куанып йөри , дисәм, көлмәгез, бу чыннан да шулай! Ни өчен дигәндә, "Алтынчәч" тә эшне оештыра беләләр!
Бакчада төрле кичәләр, спорт һәм гаилә бәйрәмнәре, календарь бәйрәмнәре дә әти- әниләрдән башка узмый.
Әнә шулай бала тәрбияләү кебек авыр хезмәтнең әти- әниләр белән тыгыз элемтәдә торып кына югары уңышларга ирешеп булуын аңлап эшлибез.
ФДББС ның да төп бурычы- белем бирү учреждениеләренең ата- аналар белән бердәм эшчәнлек формаларын арттыру,
"Алтынчәч" балалар бакчасында үткәрелгән "Юлда йөри белүчеләр" атналыгы барышында Ватанны саклаучылар көне дә бик мавыктыргыч үтте.
Атналыкны беренче кечкенәләр төркеме башлап җибәрде. Тәрбияче. . балаларны транспорт төрләре белән таныштырды. Эстафетаны кабул итеп алган . . . . . . . . . . . 2 кечкенәләр төркеме белән "Күңелле светофор" исемле сөйләм үстерү эшчәнлеге күрсәтте. Мәктәпкә хәзерлек төркемендә "Юлда да акыл кирәк" темасына иҗади сәнгать эшчәнлеге уздырылды.
Зурлар төркемендә узган "Урамнар ни сөйли?" шөгыленә ЮХИДИ фонды директоры Рәсимә Саетова чакырылган иде. . . . . . үткәргән әлеге эшчәнлек юл йөрүгә өйрәтүнең һәр төрен үз эченә алган эзлекле уеннар җыелмасы блып, балаларның сәләтләрен, белемнәрен ачыклауга юнәлтелгән иде.
"Еллар имин, юллар хәвефсез булсын!
Страницы: 1