Универсиада 2013

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема: Универсиада 2013
Дәрес тибы: ЛГКК, д/м сөйләм
Дәрес максатлары: (Укытучы өчен)
1)Укучыларда 2013 елда Казан шәһәрендә узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада турында күзаллану булдыру. Универсиада тарихы,символлары белән таныштыру. ;
2)сүз байлыгын арттыру,иҗади һәм танып белү осталыкларын үстерү;
3) Сәламәт яшәү тормыш алып бару кирәклеген җиткерү;
Укучы өчен:
Универсиада турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү;
Универсиада турында сөйли белү,диалог сөйләмгә чыгу.

Җиһазлау: Дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар,текст,проекцион аппарат,видеоязма,компьютер

Дәрес барышы.
I. Оештыру
Укытучы. Кадерле балалар, исәнмесез!Бүгенге дәрестә Сезне күрүебезгә бик шатбыз. Карагыз әле, сез ничек барыгыз да матур,көчле,таза-сау! Бер-берегезгә карап елмаегыз әле!
Сыйныфта бүген кем дежур?
Бүген ничәнче число,атнаның нинди көне?
II. Белемнәрне актуальләштерү
Укытучы. Бүген безнең дәрес 2013 елның 6 нчы июленнән 17 нче июленә кадәр Казанда узачак вакыйгага багышланган. Бу нинди вакыйга?
Дөрес, әлбәттә, Универсиада.
Ә хәзер өй эшен тикшерик.
Кем презентацияне сөйли?
Укучы презентация белән таныштыра.
Булдыргансыз! Сез олы эзләнү-тикшерү эшен башкардыгыз.
III. Яңа материалны үзләштерү.

1. Укытучы. Укучылар,әйдәгез әле,фонетик зарядка ясыйк.

Бөтендөнья, халыкара,җиңүчеләр,лалә чәчәге,чара,шигаре,кушамат.

Бу сүзләр алдагы текстны аңларга булышыр.
Хәзер сүзлек дәфтәрләрен ачабыз һәм сүзлектән карап, бу сүзләрнең тәрҗемәсен язып куябыз. Дәфтәрләрегездә пөхтә, ашыкмыйча язабыз.
Укучылар, игътибар белән, БӨТЕНДӨНЬЯ сүзенә карыйк. Бу нинди сүз төркеме?Әйе, сыйфат. А ясалышы ягыннын нинли сыйфат?

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: