Тема: Акыллы сүз алтыннан кыйбат. ( 7 сыйныф рус төркеме)
Максат: Укучыларда әхлак,сөйләм әдәбе тәрбияләү;аларны матур сәйләргә өйрәтү; ана телгә мәхәббәт уяту; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; күнегүләр эшләү.
Дәреснең барышы.
I Оештыру өлеше.
1. Исәнләшү;
2. Дежур чыгышы.
II Актуальләштерү
1. Акыллы сүз алтыннан кыйбат,- мәкаленең мәгънәсен аңлату (аңлатмалы сүзлек ярдәмендә)
2. Дәреснең темасы буенча кыскача әңгәмә үткәрелә
III Белем- күнекмәләрен булдыру
127 биттәге 9 нчы күнегүгә дөрес җавапны табу.
Матур итеп сөйләшү өчен тылсымлы сүзләр белергә кирәк. Тылсымлы сүз язгы көн кебек, диләр. Чөнки язгы көндә кояш яктыра, челтерәп аккан кар сулары күңелгә бик якын, рәхәтлек бирә. Яхшы , ягымлы сүз ишеткәч, кешенең күңеле күтәрелә, рәхәт була. Шуңа күрә сөйләшкәндә Исәнмесез!, Гафу итегез!, Сау булыгыз!, Хәерле иртә!, Зинһар!, Рәхмәт!, Тыныч йокы!һ. б. тылсымлы сүзләрне ешрак кулланыгыз. Дусларның ярдәме , тәмле сүзләр безгә көч бирә, үзегезне канатлы кош шикелле җиңел, рәхәт тоясыз. Укучылар, сез минем белән килешәсезме?Сез нинди матур сүзләр беләсез?(фикер алышу)
-Әйе, иртә белән торгач, әти- әнигә, әби- бабайга, алай гына түгел бөтен кешегә, хәерле иртә, бәхетле гомер, саулык-сәламәтлек теләргә кирәк. Хәерле иртә! дигән исәнләшү шуны аңлата да. Көндез ничек исәнләшәләр? Кич белән әйтелә торган сәламләшү сүзе нинди?
Р. Арсланованың Тәмле сүзләр шигыре укыла.
Укучылар, сез тагы нинди тәмле сүзләр беләсез?
127 нче биттәге 1 нче күнегү- диалогны уку.
127 нче биттәге 7 нче күнегүдәге җөмләләр тәрҗемә итү.
Кайбер әдәпле сөйләү кагыйдәләре белән таныштыру.
Бирем. Ә хәзер 2 вариантка бүленеп , тәмле сүзләр кулланып,сөйләшү оештырыгыз әле.
X
Ä
Ì
Ü
Þ
Страницы: 1 | 2 > >>