Безнең йөрәкләрдә син,Тукай.
-Кадерле,балалар!Салкын кыш үтеп,яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның
Туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла. Иң зур бәйрәм-республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә була. Ул күп меңләгән халык катнашында шигырь бәйрәме итеп үткәрелә.
Г. Тукай дөньяда бары тик егерме җиде ел гына яшәгән, нибары җиде ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур ,бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрки халыклар арасында искиткеч популяр. Аның тормышы һәм иҗаты-халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. (Шагыйрьнең тормышы һәм әҗаты турында видеофильм карау)
1нче укучы.
Иң матур җир кайда? дисез,
Билгеле, Кырлай җире.
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
Су анасы,шүрәлеләр
Ел да җыела бире.
Җыелмас иде,Кырлай шул
Аларның туган җире.
2нче укучы.
Һәр тарафтан Тукай җырын тоям,
Сукмагымда-Тукай эзләрен;
Күңелемдә балкый маяк булып,
Тукай моңы, Тукай сүзләре.
Кем уйлады икән, ятим бала
Якты йолдыз булып калкыр дип,
Мәңге,мәңге халык йөрәгендә,
Халык күңелендә балкыр дип.
Алып баручы. Әйе, ятим бала якты йолдыз булып балкыды. Сүнмәс йолдыз булып калыкты. Сөекле шагыйребезнең шигырҗләрен бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез укып үскән, хәзер аларны без өйрәнәбез. Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.
3нче укучы.
Җиде бабамнар көйләгән
Шигырь һәм дога теле,
Мөхәммәтгариф мулла һәм
Бибимәмдүдә теле.
Юк, түгел бу читтән килгән
килмешәк –нәнкә теле,
Бу-татарның җаны иңгән
әткә һәм әнкә теле.
Безне олуг милләт иткән
гадәт һәм йол
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>